Бүген 62 бала портфельле булды
Хәбәрләр

Бүген 62 бала портфельле булды

Бүген “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында күп балалы, аз керемле гаиләләрнең беренче сыйныфка баручы балаларына мәктәп портфеле һәм уку кирәк-яраклары тапшырылды.

Аларны балаларга район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм хәйрия ярдәме күрсәткән оешма вәкиле Ирина Иванова тапшырдылар.
- Әлеге программа республикада 15 ел эшләп килә. Без бу көнне күп балалы, аз керемле гаиләләрнең беренче сыйныфка баручы балаларына уку кирәк-яраклары тапшырабыз. Бу акциядә катнашкан хезмәт коллективларына, оешма һәм предприятие җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә зур рәхмәтемне җиткерәм. Ә балаларга тырышып укуларын, тәртипле, тырыш булуларын, яхшы укулары белән әти-әниләрен сөендереп кенә торуларын телим! – диде Фәрит Хөснуллин, катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләп.
Балаларны беренче сыйныфка барулары белән Ирина Геннадьевна да котлады.
- Бүген безнең алдыбызда республикабызның булачак президентлары, актрисалар басып тора. Без аларга “5” легә генә укуларын, үз алларына куйган максатларына ирешүләрен, республикабызның чын патриотлары булуларын телибез! – диде ул.
Бүген мәктәп портфеле 62 балага тапшырылды, бүләккә бу портфельне барлыгы 85 бала алды.


Нет комментариев