Сарманда язны каршы алдылар
Бүген район үзәгендәге Ә. Залаков исемендәге ял паркында халык Нәүрүзне бәйрәм итте.
Милләтләр дуслыгын чагылдырган фотозонадан башланган бәйрәмдә карга боткасы белән сыйландылар, самавырдан чәй эчтеләр. Күңелле уеннар, авыл җирлекләренең фольклор ансамбльләре чыгышы һәркемгә ошады. Бәйрәм кунаклары үзләре дә аларга кушылып биеделәр, уеннарда катнаштылар, күңел ачтылар. Килә алмаганнар аны туры эфирдан күзәтте.
Без бәйрәмне үзебезнең Инстаграм челтәрендә турыдан-туры трансляциядә алып бардык.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев