Бүген бөтен дөнья шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Аларның шактые бу истәлекле датаны хастаханәдә авырулар янында каршы ала.
Шәфкать туташлары – табибның беренче ярдәмчеләре. Бүгенге көндә районның медицина учреждениеләрендә 159 шәфкать туташы эшли. Аларның 61 е – тәүлеклек стационарларда, 98 е поликлиникаларда хезмәт куя. Шәфкать туташларының 64 е – югары, 14 е – I, 6 сы II категориягә ия.
Алны-ялны белмичә, көнне төнгә ялгап, һәрберсе үз эш урынында тырышып эшләүче ак халатлы шәфкать туташларына киләчәктә дә хезмәт уңышы, гаилә бәхете, иминлек телибез. Бәйрәмегез белән, хөрмәтле шәфкать туташлары!
Нет комментариев