САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Азалак авылы хат ташучысы Гөлнар Локманова эшен яратып башкара

2023 елның беренче яртыеллыгы өчен «Сарман» һәм «Новый Сарман» газеталарына язылу дәвам итә.

Абунәчеләребез, элеккечә үк, почта аша язылуны кулайрак күрәләр. Район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда башкача була да алмый, чөнки редакциядән килеп алу күп кеше өчен шактый мәшәкать тудыра. Шулай булгач, район газетасы белән аның халкын бәйләүче төп буын булып хат ташучылар торалар. Авылларда аларны аеруча түземсезлек белән көтәләр. Бу өлкәдә озак еллар халыкка хезмәт күрсәтүчеләр, үз хезмәтләренә тугры калып эшләүчеләр дә шактый. Шундыйларның берсе – Азалак авылыннан Гөлнар Локманова.
Ул инде ун ел дәвамында ике вазифа башкара. Хат ташучы хезмәтеннән тыш, Азалак почта элемтәсе бүлеге начальнигы булып та эшли. Элегрәк мәктәптә дә, авыл советында да эшләгән. «Даими авылда яшәүчеләр газета-журналларга язылалар. Бигрәк тә бу өлкән яшьтәге кешеләргә кагыла. Алар «Сарман» газетасын да яратып алдыралар – район яңалыкларын белеп торырга кирәк бит», - ди Гөлнар апа.
Тулырак язманы район газетасының 25 ноябрь саныннан укый аласыз. Киләсе яртыеллыкта да безнең белән бергә булыгыз, дуслар – район газеталарына язылып, бүләкле ункөнлекләрдә катнашу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев