САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ана капиталын кулланмаган гаиләләр байыйячаклар

Социаль фонд әлегә кадәр ана капиталы сертификатыннан файдаланмаган барлык гаиләләргә 2024 елның 1 февраленнән аның суммасын арттырачак. 7,5% күләмендә индексацияне шулай ук сертификат акчаларның бер өлешен кулланмаган ата-аналар да алачак.

Файдаланылмаган сумма никадәр күбрәк булса, индексациядән өстәмә шулкадәр югарырак булачак.

Сертификат акчасын тулысынча саклаган гаиләләрне максималь үсеш көтә. Алар өчен сумма 44 мең сумга артачак. Әгәр ана капиталы икенче балага арттырылган күләмдә рәсмиләштерелгән һәм ул бер дә кулланылмаган очракта, арту 58 мең сум тәшкил итәчәк.

Ана капиталының бер өлешен саклап калган ата-аналар да ике айдан соң индексациягә исәп тотарга хокуклы. Сертификат суммасын өлешчә файдаланганнан соң да гаиләнең, мәсәлән, 375 мең сум акчасы калган булса, бу өлеше февральдә 7,5 процентка артачак. Нәтиҗәдә гаилә 403 мең сум күләмендә акча белән эш итә алачак.

Файдаланылмаган ана капиталы суммасы турындагы мәгълүматны ата-аналар дәүләт хезмәтләре порталында ала алалар. Социаль фондның тиешле сервисы гаиләгә, программаның гамәлдәге юнәлешләрендә катнашу кирәклеге туган очракка, актуаль мәгълүматларның һәрвакыт кул астында торуын тәэмин итә.

Исегезгә төшерәбез: аның шартлары буенча ана капиталы елына бер тапкыр фактик инфляция дәрәҗәсенә кадәр индексацияләнергә тиеш. Икътисади үсеш министрлыгы фаразына караганда, ул агымдагы ел ахырына 7,5% тәшкил итәчәк.

2024 елның 1 февраленнән беренче балага ана капиталы күләме 631 мең сумга кадәр үсәчәк. Икенче бала өчен булган ана капиталы 833,8 мең сумга кадәр җитәчәк.

ФОТО:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев