САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Җәмигъ”та тәрбия проекты старт алды

Район үзәгенең “Җәмигъ” мәчетендә «Ир-егеткә 70 төрле һөнәр дә аз» дигән тәрбия проектына старт бирелде.

Динле булу белән беррәттән, киләчәк буын бәрәңгенең кайда, ничек үскәнен дә белергә тиеш. Проектны тормышка ашыруны алар Әлмәт авылы янәшәсендәге “Олы яр” чишмәсенә экскурсиядән башлаганнар. Сәяхәтнең гомуми озынлыгы 25 километр була, Аннан урманга поход ясыйлар. “Җәмигъ” мәчетеннән урманга кадәр - якынча 8 километр. Анда табигать белән танышып, үләннәр җыялар, себерке бәйлиләр, елгадан балык тотып, чистартып, уха пешерәләр. Киләсе поход бер кардәшләренең автосервисына була. Төп максат итеп машина сүтеп-җыярга өйрәнү, юу, кузов ремонтлау, сервис белән танышуны куялар. Аннан яшелчә теплицасына, ипи комбинатына баралар, кырдагы эшләрне күзәтәләр. Болар барысы да киләчәктә һөнәр сайлауга да юнәлеш бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев