САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алинага паспортны Дәүләт Советында тапшырдылар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы күркәм традициягә әверелде.

. Декабрь аенда “Мин – Россия гражданины!” акциясе кысаларында үткәнендә Сарман гимназиясе укучысы Алинә Салихова да катнашты. Ул Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан шәхесне билгеләүче төп документын алды.

  • Иң элек Дәүләт Советында экскурсиядә булдык – Парламентаризм музеен, мөһим карарлар кабул ителә торган утырышлар залын карадык. Миңа бик ошады. Мондый тантаналы шартларда паспорт алуым белән мин чиксез горурланам. Бу вакыйга, истәлекле булып, күңелемә кереп калачак, - диде ул.   

Республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарыннан килгән 36 укучыга бу көнне паспорт тапшырыла.

  • Иң мөһиме: тырышып укыгыз, тәҗрибә туплап, ныклы тәрбия белән мөстәкыйль тормышка аяк басарлык булыгыз, - дип белдерә  Фәрит Хәйрулла улы, изге теләкләрен юллап.
  • Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев