САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

8 Март бәйрәмнәр исемлегенә ничек килеп кергән?

Бәйрәмнең тарихы, рәсми версия буенча, буш кастрюльләр маршы белән бәйле.

  •  

1857 елның 8 мартында текстиль тармагында хезмәт куючы хатын-кызлар начар эш шартлары һәм түбән хезмәт хакына каршы протест белдерәләр. Марш вакытында алар, кастрюльләргә кага-кага, 16 сәгатьлек эш урынына 10 сәгатьлек эш көне, ирләр белән тигез хезмәт хакы һәм сайлау хокукы таләп итәләр.
1901 елның 8 мартында Америка хуҗабикәләре Чикаго урамнарына кастрюльләр һәм тазлар күтәреп чыгалар. Мондый үзенчәлекле ысул белән алар җәмгыять һәм хакимият игътибарын үзләренә җәлеп итәргә телиләр.
Чарада катнашучылар сәяси хокукларның тигезләнүен, үзләренә карата хөрмәт, производствода эшләү һәм армиядә хезмәт итү мөмкинлеген таләп итәләр. Җиде елдан соң бу таләпләр дәүләт күләмендә кабатлана.
Шуннан соң АКШта хатын-кызлар көне игълан ителә.
Халыкара хатын-кызлар көне Алман коммунисткасы Клара Цеткин исеме белән дә бәйле. Ул хатын-кыз реформатор дип санала. Клара Цеткин 1910 елда Халыкара хатын-кызлар конференциясендә бөтен дөньяда эшләүче хатын-кызлар бердәмлеге көнен гамәлгә кую тәкъдимен чыгара.
Россиядә хатын-кызлар көнен беренче тапкыр Петербургта 1913 елның 2 мартында билгеләп үтәләр.
Россиядә хатын-кызлар көне рәсми рәвештә 2002 елда РФ Дәүләт бәйрәмнәре исемлегенә кертелә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев