САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

21 декабрь – кроссвордның туган көне

Кроссворд чишү кәефне күтәрә .

  • Кроссворд инглизчәдән тәрҗемә иткәндә, “сүзләр киселеше” дигәнне аңлата. Ул – сүзләр белән уйный торган иң киң таралган уен. Беренче кроссвордны Нью-Йоркка Ливерпульдан күченеп кайткан журналист Артур Уинн уйлап таба. Ул 32 сүздән торган башваткыч төзеп, "New York World" газетасы редакциясенә җибәрә, һәм кроссворд 1913 елның 21 декабрендә басылып чыга. Әмма Көньяк Африка һәм Англия дә бу беренчелеккә дәгъва кылалар. Кайбер чыганаклар буенча, инглизләрдә ул инде XIX гасыр башларында ук төзелгән дип күрсәтелгән. Ә Рәсәйдә кроссворд 1929 елда "Огонёк" журналында басылып чыккач кына танылу таба.
    Кроссвордларны күңел тынычлыгы алу, кәефне күтәрү, ял итү өчен чишәләр. Ул хәтерне яхшырта, фикерләү дәрәҗәсен арттыра, ныгыта, аң-белемне арттыра, эрудицияне киңәйтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев