САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

20 елдан артык бергә яшәүче парларга премия түләргә җыеналар

Дәүләт Думасында озак гомер иткән парларга бер тапкыр бирелә торган премия түләү турында закон проекты тәкъдим иткәннәр. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Закон проекты авторы — Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов. 
Нилов, традицион гаиләне саклау кирәклегенә басым ясап, озак бергә яшәүче парларга премия бирергә кирәк, дигән фикерне әйткән. Россиянең 19 төбәгендә, кайбер шәһәрләрдә озак бергә гомер иткән парларга акча бирелә икән. Әмма премия башлыча 50 ел һәм аннан да озаграк бергә яшәүчеләргә генә каралган. Мәсәлән, Санкт-Петербургта бу премия күләме 50 мең сум. Проект авторы, премияне 20 ел бергә яшәүчеләрдән башларга тәкъдим итә.

20 000 сум — 20 ел яшәгән парларга

25 000 сум — 25 ел яшәгән парларга

30 000 сум — 30 ел яшәгән парларга

35 000 сум — 35 ел яшәгән парларга

40 000 сум — 40 ел яшәгән парларга

45 000 сум — 45 ел яшәгән парларга

50 000 сум — 50 ел яшәгән парларга

55 000 сум — 55 ел яшәгән парларга

60 000 сум — 60 ел яшәгән парларга

65 000 сум — 65 ел яшәгән парларга

70 000 сум — 70 ел яшәгән парларга.

Закон проекты нигезендә, бу премияләрне, инфляция күләменә карап, ел саен индексацияләү, ә салкын төбәкләрдә яшәүчеләргә шундагы коэффициентларны кушу планлаштырылган. Закон проектын 1 июльдән кабул итү каралган.


Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/132945/

Фото:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев