САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманлыларга киемнәренә яктырткычлар элементлар тагарга киңәш ителә

Җәяүлеләрненң иминлеген тәэмин итү бик актуаль мәсьәлә булып тора. Күп очракта җәяүлеләр машина астына җәяүле кичүләре булмаган җирдә юлны аркылы чыккан вакытта, яисә караңгы вакытта юл кырыннан барганда эләгәләр. Шоферларга куркынычсыз тизлекне сайлау киңәш ителә, ә җәяүлеләр үзләренең гамәлләре белән автотранспорт йөртүчеләрне куркыныч ситуацияләрдә калдырырга мөмкин икәнлекне исләреннән чыгармасыннар иде....

Җәяүлеләрненң иминлеген тәэмин итү бик актуаль мәсьәлә булып тора. Күп очракта җәяүлеләр машина астына җәяүле кичүләре булмаган җирдә юлны аркылы чыккан вакытта, яисә караңгы вакытта юл кырыннан барганда эләгәләр. Шоферларга куркынычсыз тизлекне сайлау киңәш ителә, ә җәяүлеләр үзләренең гамәлләре белән автотранспорт йөртүчеләрне куркыныч ситуацияләрдә калдырырга мөмкин икәнлекне исләреннән чыгармасыннар иде.

«Тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан тыш юлларда җәяүлеләр киемнәрендә махсус яктырткыч элементлар булдырырга тиешләр», - диелгән юл йөрү кагыйдәләрендә. Әмма киемдәге мондый яктыткыч билгеләр караңгыда авылда, шәһәрдә йөргәндә дә кирәк. Мондый яктырткычтан башка җәяүле 25 метрдан күренә, ә ул булганда 150 метрдан, транспорт чарасының уты ерак арага яктыртса - 400 метрдан. Яктырткыч элементлар куллану җәяүлене бәрдерү мөмкинлеген 65%ка киметә.

Бу төр кагыйдә бозучыларга 500 сум күләмендә штраф салу каралган. Яктырткыч элемент юл билгесе принцибы белән эшли. Мондый элементлар киемгә, велосипедларга, коляскаларга беркетелә һәм җәяүлеләрне тәүлекнең караңгы вакытында автомобиль фаралары утында күрергә ярдәм итәчәк.

Мондый элементлар сатуда булган әзер киемнәрдә, сумкаларда да була, шулай ук аларны аерым сатып алырга да мөмкин.

Алсу Ситдыйкова, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең Әлмәт территориаль идарәсенең Сарман районы профиль бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев