САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарман урта мәктәбе укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белделәр

Кичә Сарман үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сарман урта мәктәбенең 1 а сыйныфы укучылары өчен «Урамнан чыккан чакта, башта карагыз чатка» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.

Балалар юл йөрү кагыйдәләре белән таныштылар, юл билгеләре турында табышмаклар чиштеләр, «Ярый, ярамый» уенында катнаштылар, «Сорау-җавап» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, Шәүкәт Галиевның «Светофорның өч сүзе» шигырен тыңлап үттеләр. Балалар бик зур кызыксыну белән тыңладылар: җәяүлеләр юлы һәм аннан ничек чыгу, светофор ни өчен кирәклеген белделәр, шулай ук транспортның төрле төрләре белән таныштылар. Әңгәмә барышында балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар, күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр. Бу чарадан балалар бары тик уңай тәэсирләр генә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев