САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда 12 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды

Юл иминлеген тәэмин итү максатыннан кичке һәм төнге вакытларда ЮХИДИ рейдларын уздырулар дәвам итә.

Узган җомга, шимбә, якшәмбе (26, 27, 28 нче октябрь көннәрендә) үткәрелгән комплекслы профилактик чаралар барышында барлыгы 12 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Бу юлы транспорт чараларында балаларны йөртү тәртибен бозучыларны ачыклауга төп юнәлеш бирелде. Чөнки Республикада балаларның юллардагы иминлеген тәэмин итү буенча «Көзге каникуллар» профилактик чарасы бара. Махсус балалар өчен утыргычтан башка транспорт салонында балалар утыртып йөрткән өчен 4 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. 6 – куркынычсызлык каешларын кулланмау очрагы ачыкланды.

«Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман районы буенча бүлекчә җитәкчесе А.Р.Ситдикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев