САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Район вәкилләре һәм волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераны Мияссәрә апа янында булдылар

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга санаулы гына вакытлар калып бара.

Билгеле булганча, әлеге бөек дата һәм аны лаеклы каршылау, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, илебезне фашист коллыгыннан азат иткән батырлар, тылда фидакарь хезмәт куйган әби-әниләргә хөрмәт күрсәтү, аларның истәлеген мәңгеләштерү уңаеннан, илебездә “Сугыш хатын-кызлар эше түгел” һәм “Ветеран белән ял көне” акцияләре игълан ителде. Бу акция кысаларында бүген – 31 январь көнне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова җитәкчелегендә районның бер төркем – “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, мәгариф бүлеге вәкилләре, Зур Нөркәй мәктәбе укучылар-волонтерлары, матбугат хезмәткәрләре һәм башкалар Иске Имән авылында яшәүче, узган ел 101 яшен тутырган Мияссәрә апа Шакирова янында булдылар. Волонтерлар Мияссәрә апа яши торган капка алдын көрәштеләр, соңыннан Мияссәрә апаның сугыш турындагы хикәятләрен тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Индира Сәхипова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина ветеранга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Авыл шәфкать туташы Дания Мияссәрә апаның сәламәтлеге белән дә кызыксынып алды – ветеранның кан басымы яшьләр дә көнләшерлек: 12/80 булып чыкты. “Шәфкать” үзәге психологы Камәрия Харисова исә Мияссәрә апаның психологик халәтен бәяли торган тест үткәрде.
- Ветеранның психологик халәте – “5” лелек! Үз-үзен бәяләве дә бик яхшы, үзен хөрмәт итә, ярата, - дигән бәя бирде ул.
Очрашуда катнашучылар Мияссәрә апа белән матур әңгәмә кордылар, аның тормыш-көнкүреше, шөгыльләре, вакытны ничек үткәрүе турында да кызыксындылар.
- Хастаханәләрдә авырып ятканым юк, күзлексез гәҗитләр укыйм, - диде ул.
Җәй көне генә әле өлкәннәр Сабан туенда чүлмәк ваткан Мияссәрә апага алга таба да сәламәтлек, аяз күк йөзе, бәхетле картлык телибез.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев