Сөенер өчен — мең сәбәп
Иртә белән торып аягыңа бастың, аннан йөреп киттеңме? Сөен - илдә, дөньяда күпме бала: «Их, бер генә торып басарга иде дә, йөреп китәргә иде!» - дип хыялланып ята... Инвалид арбаларыннан котылырга теләүчеләр күпме!..
Тәрәзә янына килеп, дөньяның матурлыгын: агачларның яшеллеген, күкнең зәңгәрлеген, нурлы кояшны күрдеңме? - Тагын сөен: илдә, дөньяда көн яктылыгын да күрә алмаучы сукыр адәмнәр күпме!..
Әниеңнең назлы тавышын, гүзәл музыка авазларын, җил тавышын, су агышын, табада коймак чыжлавын ишетеп кинәндеңме? Шатлык өчен тагын бер сәбәп: бу дөньяда күпме кеше ишетми... Сөйләшә аласыңмы? Сөен - моннан мәхрүм булганнар да җитәрлек...
Якты, матур өегез бармы? - Сез бик бай! Дөньяда йортсыз-җирсез зарыгып йөрүчеләр күпме!
Табын янына утырып, икмәк, тәмле-татлы ризыклар белән сыйландыңмы? Аллага шөкер ит - Җир шарында ачлар бик күп! Безгә гап-гади булып тоелган суга гына да шөкер итәрлек - эчә торган су кытлыгы кичергән илләр җирдә хәзер бик күп. Су эчәр өчен озынозын чиратлар хасил була...
Мин язганнарны укып чыктыңмы? Тагын бер сөенеп куй - дөньяда укый-яза белмәгән балалар да бик күп...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев