Сарманда «Әниле-кызлы» ифтар мәҗлесе үтте
Бердәмлек, туганлык җепләрен саклау, үзеңнән соң иманлы, догалы балалар калдыру — безнең иң мөһим бурычыбыз. 2024 ел Гаилә елы буларак билгеләп үтелә.
Шул уңайдан Рамазан аеның соңгы көннәрендә үткәргән «Әниле-кызлы» ифтар мәҗлесендә районыбызда яшәүче ханымнар кызлары, әни-әбиләре, килен-кайнана белән күркәм чарада катнаштылар. Хәрби операциядә катнашканнарның хатыннары, мөмкинлекләре чикләнгән балалар әниләре белән, 80 яшьтән узган ак әбиләр кызлары, оныклары, оныкчыклары белән бергәләп күңелле, файдалы ял иттеләр. Кызларга — тыйнак, миһербанлы, ир хакын хаклап яшәүче хатын-кыз итеп тәрбияләү, киенү, балалар тәрбиясе турында вәгазьләр сөйләп, мөһим сорауларга җаваплар табып, мөнәҗәтләр тыңлап, очрашуны «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле белән йомгакладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев