Дин һәм әхлак

Нинди дога кабул була?

Рамазан аенда кылган гамәлгыйбадәтләрегезнең, укыган догаларыгызның әҗер-савабы булыр, дигән дини язмаларда.

Хәтта башка айларда кылган изгелекләрегезнең әҗерсавабы хисап көнендә сезнең тарафтан рәнҗетелгән мәзлумнарга алып бирелсә дә, Рамазан аенда кылган изгелекләрегезнең әҗерсавабы үзегезгә калачак, диелгән.

Сәхәбәләр: “Тәүлекнең кай мизгелендә кылган догалар кабуллыкка ирешә?” - дип сорагач, Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Тәүлекнең иң караңгы өлешендә кылган догаларыгыз кабуллыкка ирешми калмас”, - дигән. Дога, нинди генә булмасын, чын күңелдән укылырга тиеш.

(«Фатиха» календареннән)
 


Нет комментариев