САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Күтәмәледә ифтар мәҗлесе үтте

Бисмилләһир-рахманир рахим. Аллаһының рәхмәте белән Рамазан аеның унынчы көнендә Күтәмәле авылында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Бу гамәлне кылу хәерле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: "Кем дә кем ураза тотучыларга ифтар мәҗлесе үткәрә, ул ризыкландырган һәммә кешенең ураза савабы авыз ачтырган кешегә дә языла", диелгән. Авылның яше-карты, килгән кунаклар башта күркәм мәчетебездә җыелып,...

Бисмилләһир-рахманир рахим. Аллаһының рәхмәте белән Рамазан аеның унынчы көнендә Күтәмәле авылында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Бу гамәлне кылу хәерле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: "Кем дә кем ураза тотучыларга ифтар мәҗлесе үткәрә, ул ризыкландырган һәммә кешенең ураза савабы авыз ачтырган кешегә дә языла", диелгән.

Авылның яше-карты, килгән кунаклар башта күркәм мәчетебездә җыелып, имам Ринат хәзрәтнең, район мөхтәсибәтеннән килгән Динар хәзрәтнең вәгазьләрен тыңладык. Алар аңлаешлы, үтемле итеп рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләделәр. Аннан ахшам намазын укыдык. Намазга 50ләп кеше килгән иде. Намаз укучылар арасында төрле яшьтәге балалар да булуы бигрәк тә куандыра. Әлмәт шәһәреннән Буралы Чишмә авылына әбиләре белән кунакка кайткан Дания һәм Азалия да безгә кушылып, тырыша-тырыша намаз укыдылар. Коръәннән "Фатиха"сүрәсен, "КолһуАлла","Раббәнә" догаларын аерым укып күрсәттеләр. Бик куанычлы гамәл бит бу.

Кояш баегач, хөрмә һәм су белән авыз ачканнан соң ашханәдә ураза тотучылар өчен әзерләнгән табын артына утырыштык. Өстәлләр пешергән ризыктан, алып килгән күчтәнәчләрдән "сыгылып тора". Әлхәмдүлилләһ. Бер Аллаһым, тәннәребезне, җаннарыбызны сәламәт, иманыбызны нык ит, ризыкларыбызны хәләл һәм мул кыл. Биргәннәреңә шөкер итәбез. Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч, матур тормышта яшәргә язсын.

Ифтардан соң күтәренке күңел белән гыйбәдәтләребезне дәвам итәргә мәчеткә киттек. Ястүдән соң тәравих намазы укыдык. Вафат булганнарны искә алып, догалар кылдык, теләкләр теләдек. Укыган намазларыбызны кабул кыл, Аллаһы Тәгаләм, үзеңә тапшырдык, барыбызга да хәерлесен насыйп ит. Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев