САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Кемнәр алар пәйгамбәрләр?

Пәйгамбәрләр - Аллаһы Тәгаләнең җирдәге илчеләре.  

Адәм галәйһиссәлам 
 «Кемнәр алар пәйгамбәрләр?» Пәйгамбәрләр - Аллаһы Тәгаләнең җирдәге илчеләре 
 
Йә кеше, бел! Син - адәм баласыдыр. Бу исемең Адәм балаларыннан башлап шулай әйтелә. Инан, сүз башкача булмас. 
Адәмне Аллаһы Тәгаләбез җирдән яратты. Иң элек ул Җәбраилга үзенең максаты турында хәбәр итте. 
- Адәмне кемнән ясыйм? - дип сорады. Җәбраил җавапларга өлгермәде, аның өчен башкалар телгә килделәр. Тау әйтте: 
- Адәмне миннән яса, мин барысыннан да көчле! 
- Юк, - диде диңгез. - Миннән яса, мин иң әйбәте! Шулай итеп, алтын да үзенең газизлеге, күк тә үзенең сафлыгы белән мактанды. Әмма Җир генә дәшми торды hәм үзенең барчадан да зәгыйфь, барчаның да аяк астында булуын хәбәр итте. Бөек Аллаһыбыз Адәмне җирдән ясарга карар итте һәм, бер уч туфрак алып килү өчен, Җәбраил фәрештәне Җиргә төшереп Җибәрде. 
Җәбраил, максатына җитеп, кулын җиргә тидергәндә, ул телгә килде, аннан үтенеч кылды, үзенә кагылмаска сорады. Җәбраил фәрештә гаять тә миһербанлык иясе булганлыгы өчен, аңа тимәде, Аллаһы Тәгаләбезгә бер уч туфракны алып килә алмады. Моннан соң Аллаһыбыз Исрафил hәм Микаил фәрештәләрне дә берәм-берәм Җиргә җибәреп карады, алар да эш кыла алмадылар, күңелләрендә һичбер усаллык юк иде. Болардан соң Аллаһыбыз Җиргә Газраил фәрештәне төшерде. Җир аннан үтенде. Әмма Газраил тыңламады, умырып, бер уч туфрак алды. Җир әйтте: 
- И, Газраил, каты җанлы икәнсең! Моннан соң бу туфрактан ясалган бәндәләрнең җаннарын үзең алып китә торган булырсың!..

Фәрит Яхин хикәяләвендә

Дәвамын газетаның 28 январь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев