САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Гает көненең әдәпләре

Гает көннәрендә руза тоту рөхсәт ителми.

Әбу Сәгыйть (р.г.) тапшыра: “Аллаһының илчесе ике көннең уразасыннан тыйды: ифтар һәм корбан көннәре”. (Бохари, Мөслим). Кояш баеп, гает төне кергәннән алып, гает намазына кадәр тәкъбир әйтү сөннәт булып тора. Гает көнендә бер-береңне сөендерү, табыннар хәзерләп, кунаклар чакыру, аларны сыйлау, үзеңә туган-кардәшләреңнең хәлләрен белеп кайту, “Аллаһ синнән дә, миннән дә кабул итсен, разый булсын”, дигән тәбрикләүләр киңәш ителә. Гает көнендә гает намазын калдырудан сакланырга кирәк. Аллаһының илчесе галәйһиссәләм безгә гает намазына госелләнеп, исле майлар сөртеп (ирләргә), иң матур киемнәрне киеп килергә киңәш итте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзе гаеткә Йәмән җирлегеннән алып кайткан иң затлы киемнәрен кигән.

Гаетнең фазыйләтләре.

Гает — бәйрәм , иман ияләренең дөньядагы шатлык вә сөенеч көннәре. Аллаһка камил итагатькә, Аллаһ вәгъдә кылган изге гамәлләрнең савабына сөенеч. Гает — шөкер вә зикер көне. Гает - кайберәүләр уйлаганча, уен-көлке, кәефсафа корып утыра торган көн түгел, бәлки, Аллаһны искә төшерү, Аның бәндәләренә булган нигъмәтләрен күрсәтү, Аңа хәмдесәнә әйтү, бар нигъмәтләр өчен шөкер итү көне. Аллаһ Үзенең бәндәләренә, ураза көннәре үткәч, тәкъбир әйтеп, шөкер итәргә боерды: “Ул билгеле көннәрне ахырга җиткерүегезне һәм Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен, Аны бөекләвегезне тели. Бәлки, шул ук вакытта сез Аллаһыга шөкер итәрсез”. “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр!”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев