САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

«Алдау җәһәннәмгә илтә» — Тимергали хәзрәт Юлдашев белән әңгәмә

Ислам динендә иң зур гөнаһларның берсе — ялган. Алдарга яраган очраклар бармы? Бу турыда без Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән сөйләштек.

- Тимергали хәзрәт, Коръәндә алдау турында нәрсә әйтелә?

- Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр мөэмин кеше, һичбер гозерсез, аз гына булса да ялганласа, аның ике фәрештәсе аннан чыккан сасы истән качып, бер еллык юл ераклыгына ерагаер. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә шул кечкенә ялганы өчен генә дә аның сиксән хаталы эшенең гөнаһын язар, ә ул хаталы эшенең иң кечкенәсе дә — берәүнең анасы белән зина кылуы кебек булыр», — дигән.

«Хаҗ» сүрәсенең 30нчы аятендә дә ялган сүздән сакланырга кушылган. «Әхзәб» сүрәсендә «Әй, мөэминнәр, Аллаһтан куркыгыз! Сөйләгән вакытта чын дөресен сөйләгез», диелгән.

Алдау кешене гөнаһка гына түгел, җәһәннәмгә китерә. Хәдис-шәрифтә: «Ялган — кешене гөнаһка, ә гөнаһ исә җәһәннәмгә илтә. Әгәр кеше даими рәвештә ялганласа, ул Аллаһы Тәгалә каршында ялганчы булып язылыр», — дигән юллар бар.

Ялган кешенең калебен, ягъни күңелен каралта һәм хак юлда аңа киртә булып тора. Кеше алдаган вакытта аның күңелендә кара тап барлыкка килә. Аннан соң бу таплар арта һәм күңел тулысынча шушы кара таплар белән каплана. Мондый кеше Аллаһ каршында ялганчы булып языла.

Сафуан бин Сүләйм дигән сәхабәдән риваять: «Аллаһның расүле галәйһиссәләмнән сорадылар: „Йә расүлуллаһ, мөселман куркак булырга мөмкинме?“ „Әйе, мөмкин“, — диде Пәйгамбәребез галәйһиссәләм. „Мөселман саран булырга мөмкинме?“ — дип сорадылар. „Әйе, мөмкин“, — дип җавап бирде Пәйгамбәребез галәйһиссәләм. „Мөселман ялганчы булырга мөмкинме?“ — дип янә сорадылар. „Юк, беркайчан була алмый“, — диде Расүл Әкрам галәйһиссәләм».

Алдарга мөмкин булган очраклар турында
- Яхшылык өчен алдау да гөнаһ саналамы?

- Ислам динендә кайбер хәлләрдә ялганларга рөхсәт ителә: бер-берсе белән сөйләшмәгән ир белән хатынны яки ике мөселманны килештерер өчен, сугышта дошманны алдар өчен, кемнең булса да җанына, малына, диненә һәм намусына золым һәм хаксызлык белән зарар килгәндә, аларны коткарыр өчен һәм хаста кешеләргә өмет, яшәү көче бирер өчен.

Реклама

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә шулай дигән: «Халыкның арасын төзәтер өчен изге максат белән сүз йөрткән яки изге ният белән ялган сөйләгән кеше ялганчы түгелдер». Икенче хәдистә болай дип әйтелгән: «Тугрылыкны нык саклагыз, тотыгыз, чөнки тугрылык кешене яхшылыкка, яхшылык җәннәткә илтер. Кеше һәрвакыт тугры сөйләсә, Аллаһ янында бик тугры кеше дип язылыр. Ялганнан сакланыгыз, чөнки ялган начарлыкка, начарлык кешене җәһәннәмгә илтер. Кеше дәвамлы ялган сөйләсә, Аллаһ янында ялганчы дип язылыр».

Әгәр хәрәм ризыкны хәләл дип алдасалар
- Хәрәм ризыкны хәләл дип алдап ашату аеруча куркынычтыр?

- Башка берәүгә хәрәм дип саналган ризыкны хәләл дип ашаткан кеше берьюлы өч гөнаһ эшли. Беренчедән, ул үзенә зур гөнаһ — ялган ала. Икенчедән, мондый кеше: «Хәрәм ашаттым, алдадым да бетте», — дип уйлый. Юк, ул үзе хәрәм ашаган булып санала. Ягъни гөнаһы үзе хәрәм ризык ашаган кадәр килә. Өченчедән, бу алдау гына түгел, ә хыянәт кылу була. Ул башка кешегә ярамаган ризык ашатып, аны авыр хәлдә калдырды. Бу бик куркыныч. Андый гөнаһлардан ерак булырга кирәк.

Кызганыч, бүген мөселманнар арасында да ялганчылар күп. Әйткәнемчә, мөселман кешесе куркак та, саран да була ала, ләкин бервакытта да ялганчы була алмый. Чөнки ялган сөйләү — мөнәфыйкларның бер галәмәте. Ә аларның өч галәмәте бар: ялган сөйләү, вәгъдәне үтәмәү, әмәнәткә хыянәт кылу.

Шуңа күрә ялган сөйләүдән сакланырга, дөрес сүзле булырга кирәк. Чынлыкта, дөреслек яхшылыкка илтә. Ә инде дөреслек исә җәннәткә илтә. Хакыйкатьле кешенең күңеле чиста, саф була, ул дөреслек белән тула. Мондый кеше Аллаһ каршысында тугрылардан булып языла.  

 

Чыганак:  intertat.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X