Алдагы көннәрдә Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак, әмма ял көннәрендә ул бераз йомшара.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген төнлә һәм иртән һава температурасы -32..-37 градус була, урыны белән термометр баганалары -41 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -25 градустан -30 градуска кадәр көтелә. Явым-төшем күзәтелми, талгын җил һәм бозлавык фаразлана.
11 гыйнварда төнге һәм иртәнге температура -29..-34 градуска җитәчәк, урыны белән -38 градус фаразлана. Көндез -17..-22, көнчыгыш районнарда -25 градуска кадәр була.
«Алга таба, 12-14 гыйнварда, һава агымнарының юнәлеше акрынлап үзгәрә — төньяк, төньяк-көнчыгыштан искән җил көнбатыш белән алмашыначак, салкыннар әкренләп йомшара», — дип искәртә синоптиклар.
Шулай итеп, 12 гыйнварда төнлә -19..-24 градус, көнчыгыш районнарда -28, ә көндез -10..-15 градус, көнчыгышта исә -19 градус булачак. 13 һәм 14 гыйнварда төнлә -15 градустан -20 градуска кадәр, көндез 10 градустан -15 градуска кадәр фаразлана.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/yal-konnarenda-tatarstanda-20-gradus-salkyn-bula-5865351
Нет комментариев