Район халкы көндәлек проблемалары белән җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә
Һәр елны 21 апрель көнне Россия Федерациясе һөнәри бәйрәмнәре исемлегендә урын алган Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Җирле үзидарә, диюгә, иң беренче чиратта, авыллар халкы белән тыгыз элемтәдә торучы, аларның тормышяшәешен яхшырту юнәлешендә хезмәт куючы җирлек башлыклары күз алдына килә. Әлеге дата — барлык муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Торак пунктларны төзекләндерү, социаль инфраструктураны яңарту, территорияләрне тәртиптә тоту, халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрен хәл итү, тотрыклылык — җирле үзидарә хезмәткәрләре хезмәтенең болар бер өлеше генә әле.