Чираттагы бишкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, район җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев урып-җыю эшләрендә катнашучылар арасында чираттагы бишкөнлек җиңүчеләренә премияләр тапшырдылар.