Кышкы тәгәрмәчләрне кайчан куярга?
Белгечләр төнлә температура 5 градус җылы сакланганда тәгәрмәчләрне алыштырырга була, дип саный. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә бу хакта берни дә әйтелмәгән. Дөрес, кышкы тәгәрмәчләр белән җәйге айларда йөрүне тыючы закон гамәлдә. Кышын җәйге резина белән йөрү куркыныч кына түгел, бу – ахмаклык.