18 гыйнвар 2018 яңалыклары

  • 18 гыйнвар 2018 - 19:00
    Хәерле тыныч төннәр, матур төшләр барыгызга да, райондашлар!
    Тыныч йокы, тәмле төшләр телим, иртәгә хәерле иртәдә очрашканга кадәр, дуслар.
    0
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 12:42
    Урыссуда февраль аенда яңа гимназия ачыла
    Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек - 2001 елда Кече Урыссуда ачылган. (Урыссу, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Маврин). Февраль башында шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Татарстанның Ютазы районы үзәге) яңа гимназия ачыла. 2017 елның июнендә булачак гимназиянең нигезенә беренче таш салынды. Ул чагында әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Алексей...
    512
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 11:45
    Сарманлылар,белеп торыгыз:2018 елның беренче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
    Агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләү артмады, ди тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2018 елның 1 нче июленнән 4,2 процентка артачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында билгеле булды. Төп доклад белән комитет...
    596
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 09:57
    2013 елдан Татарстанда 126 ветеринария клиникасы төзелгән
    2018 елда республикада Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 27 бинасы һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасы ремонтланачак. (Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2013 елдан башлап Татарстанда 296,1 миллион сумга 126 ветеринария клиникасы төзелгән. Шулай ук дүрт елда республикада ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы идарәләре өчен 191 бина ремонтланган. Бу эшләргә...
    578
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 08:07
    Балаң төнлә өйдәме, ата-ана?
    Жәлил бистәсе Советында балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Комиссия хөкеменә 3 яшүсмер һәм бер ана язмышы куелды. Төнге якта балигъ булмаган яшүсмерләрнең өлкәннәрдән башка йөрүләре - хокук нормаларын бозу . Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә булсалар, хәлләр тагын да катлаулы. Бу турыда тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз.
    633
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 07:52
    Райондашлар,сак булыгыз! Татарстанда селфи ясарга маташкан кыз күпердән егылып төшкән
    Алабугада күпердән егылып төшкән кыз селфи ясарга тырышкан булган. Бу хакта бүген Алабуга Эчке эшләр бүлегеннән җиткерделәр. Алдан 26 яшьлек кызның кичә 22 сәгать 40 минутта 10 метр биеклектән егылып төшүе хәбәр ителгән иде. Бу хакта "Татар-информ" яза. Полиция хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, кыз аек булмаган һәм селфи ясарга уйлаган. Ул...
    489
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 07:42
    “Фәрит белән Ландыш яратышып яшиләр. Балалар да шулар үрнәгендә үсә”
    Инстаграмда иң көтеп алына торган видеоларның берсе Ландыш Нигъмәтҗанованың балалары катнашындагы видеолар. Бигрәк тә кызы - Ләйләне ярата халык. Хәзер балалар катнашындагы видеоларда әти кеше - Фәрит Таишевны да күрергә мөмкин. Инстаграмчылар әлеге күренешне дә бик нык үз итте. Видео астына берсеннән-берсе җылы сүзләр калдыралар. Менә кемнәр үрнәгендә бала тәрбияләргә...
    501
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 07:29
    Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның тууына - 85 ел икәнен райондашлар беләме?
    Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Илдар Юзеевның тууына 85 ел. Шул уңайдан, 17 нче гыйнвар көнне Сарман үзәк балалар китапханәсендә әдипнең китапларыннан торган "Халкыбызның күңел былбылы" исеме астында китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәчеләр күргәзмә янында әңгәмә үткәрде, И.Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды....
    497
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 06:55
    Якташыбыз Аяз Гыйләҗевка 90 яшь тулган булыр иде
    17 январьдә якташыбыз - Чукмарлы авылында туып үскән, Татарстанның халык язучысы, РСФСР һәм Татарстан Республикасы дәүләт премияләре лауреаты Аяз Гыйләҗевка 90 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан районда кайбер чаралар үткәрелде. Алар ел буена дәвам итәчәк, халык язучысы зурлап искә алыначак.
    626
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 06:11
    Райондашларыбызга бер тәүлектән өлгерә торган кәбестә рецептын тәкъдим итәбез
    Кәбестә салаты рецепты. 2 кг кәбестә, 2-3 уртача зурлыктагы кишер, 2-3 өлеш сарымсакны (яшелчәләр салам кебек турала) 3 литрлы банкага саласың да өстенә тозлык саласың. Тозлык (рассол) болай ясала: 1 литр суга 0,5стакан шикәр комы, 0,25 стакан тоз салып кайнатып чыгарасың, суытып банкага саласың да 0,25 стакан (2 аш кашыгы)...
    496
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2018 - 06:04
    Салаватны эт тә таный
    Җырчы Салаватның туган көне уңаеннан оештырылган концертта сәхнәгә овчарка менгерделәр. Аңарчы тамаша залыннан сәхнәгә күтәрелгән ир-атлар, алар арасында Салават та бар, өсләренә бер үк төстәге, бер үк фасондагы кием киеп өлгергән иде инде. Эткә исә Салаватны табу йөкләнгән. Салмак кына, уйчан гына, һәркем янына тукталып берникадәр йөр­гәннән соң, җан иясе...
    576
    0
    0
Реклама