19 ноябрь 2017 яңалыклары

  • 19 ноябрь 2017 - 19:00
    Тыныч төннәр, матур төшләр барыгызга да, дуслар!
    фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
    12
    0
    0
  • 19 ноябрь 2017 - 14:21
    Райондашларыбыз үз сүзегезне әйтергә ашыгыгыз!
    Сармандагы 2533нче сайлау участогына килеп тавыш бирүчеләр саны 17.00 сәгатькә 740 кешегә җиткән. Бу- сайлау участогына беркетелгән кешеләрнең 52 проценты, дигән сүз.Участоклар 20.00 сәгатькә кадәр эшлиячәк, димәк, әле үз сүзегезне әйтергә вакыт бар.
    532
    0
    0
  • 19 ноябрь 2017 - 13:45
    Районда бүген өстәмә сайлаулар үтә
    Бүген районның өч җирлегендә өстәмә сайлаулар үтә. Бер мандатлы 5 нче номерлы Җәлил, 6 нче санлы Иске Имән, 1 нче санлы Чукмарлы сайлау округлары буенча муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына бушаган урыннарга депутатлар сайлыйлар. Чукмарлы авылында халык бердәм килгән һәм үз тавышын биргән инде. Җәлил халкы да үз җае белән сайлауларга...
    529
    0
    0
  • 19 ноябрь 2017 - 12:57
    Җәлилдә быел референдум беренче тапкыр уза
    Башка еллардан аермалы буларак, быел җирле референдумга Җәлил бистәсе дә кушылды. Бистә халкы уңай тавыш биргән очракта, җирле мәсьәләләрне хәл итәргә халыктан ике йөзәр сум акча җыелачак. Республика акчалары да кушылгач, ул шактый булырга тиеш. Аңа Җәлил, Кызыл Бакча зиратларын әйләндереп алу, өйчекләр ясау, зиратка керү юлларын төзекләндерү планлаштырылган. Бистәдә...
    634
    0
    0
  • 19 ноябрь 2017 - 12:41
    Сарманлылар үзара салым җыюны хуплыйлар
    - Үзара салым җыюны хуплап тавыш бирдем, - ди Сарман авылының Яшьләр урамында яшәүче Мөршидә Амурская. - Эшләнгән эшләрне күреп торабыз. Тик безнең дә гозер бар: урамга илтүче тротуарларны чистарту, чүпләрен чабып торуга да акча бүлсеннәр иде алардан. Безнең тирәгә балалар мәйданчыгы булса да, әйбәт булыр иде.
    526
    0
    0
  • 19 ноябрь 2017 - 12:35
    Петровка Завод авылында ФАП әйләндерелеп алыначак
    Петровка Завод авыл җирлеге халкының күпчелеге уңай тавыш биргән очракта, хокукы булган һәр кешедән киләсе елда җирлектә башкарылачак эшләр өчен 200 сум акча җыелачак. Дәүләт тупланган сумманы тагын дүрткә арттырачак. Ә алар җирлеккә кергән авылларда янгын краннары алу, Алан авылы зиратын киңәйтү, Петровкада фельдшер-акушерлык пунктын әйләндереп алуга, Аланда чишмә буен...
    500
    0
    0
  • 19 ноябрь 2017 - 12:19
    Референдумга район халкының яртысыннан артыгы килгән
    Район территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 14.00 сәгатькә район буенча 52 процент халык референдумга килгән. Сарманның үзендә 48 процент кеше катнашкан, авыл җирлекләре буенча - 66%. Җәлил бистәсе халкының 39 % килгән.
    556
    0
    0
  • 19 ноябрь 2017 - 11:22
    Янурыс авылы халкы үз язмышына битараф түгел
    - Җирлек халкы референдумга бик актив килә. Төшкә кадәр күпчелеге килде. Сораштыруларга караганда, халык уңай фикердә, - ди Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева. Гомуми җыенда Янурыс авылында үзара салым акчасына авыл зиратын әйләндереп алу өчен төзелеш материаллары, мәдәни чараларны уздыру өчен музыкаль аппаратура алу планлаштырылган иде. Территорияне яшелләндерү, урам...
    916
    0
    0
  • 19 ноябрь 2017 - 11:00
    Сәбәбе булса, бүләге табыла
    19 но­ябрь­дә Ха­лы­ка­ра ир-ат­лар кө­не бил­ге­ләп үте­лә. Без­гә, 8 март­та ха­тын-кыз­лар кө­нен бәй­рәм итәр­гә га­дәт­лән­гән ке­ше­ләр­гә, бу яңа­лык бу­лып ише­тел­сә дә, да­та ин­де 1999 ел­да ук га­мәл­гә кер­тел­гән икән. Ә шу­лай да ра­йон­даш­лар аңа ни­чек ка­рый соң? Бу уңай­дан кеч­ке­нә со­раш­ты­ру үт­кә­реп ал­дык. Ил­фат Сол­та­нов, ра­йон ве­те­ри­на­рия бер­ләш­мә­се на­чаль­ни­гы: -...
    504
    0
    0
  • 19 ноябрь 2017 - 09:32
    фотолар
    568
    0
    0
  • 19 ноябрь 2017 - 09:04
    Үз-ара салым акчасына Сөлек мәдәният йорты ихатасы яңартылды
    Бу елны мәдәният йортыбызда куанычлы хәл булды.Коймабыз бик иске иде,шуны үз-ара салым акчасына, авыл җирлеге тырышлыгы белән яңарттык.Бу эштә авылдашларыбыз Гатин Рөстәм һәм Альберт абый Аглямовлар ярдәм иттеләр.Менә дигән итеп эшләп куйдылар.Икенче җәйге ишек алдыбызны гөл- чәчәккә күмәрбез,алла бирса. фото һәм материалны Рушания даутова rushania.dautova@yandex.ru җибәрде.
    613
    0
    0
  • 19 ноябрь 2017 - 08:49
    2533 нче сайлау участогында үзара салымга карата фикер белдерәләр
    2533нче санлы сайлау участогы - Сарманда иң зурлардан исәпләнә. Бүген бирегә үзара салымга үз карашын белдерергә теләүчеләр килә. 11.00 сәгатькә 340 кеше, ягъни сайлаучыларның 24 проценты тавыш биргән. материал һәм фотоны Энҗимә Габдрәхимова әзерләде.
    551
    0
    0
  • 19 ноябрь 2017 - 07:17
    Сарман үзәгенең 2529 номерлы сайлау участогына халык актив килә
    "Шәфкать"халыкка социаль хезмәт курсэту үзәгендә урнашкан участокка керүчеләр иртүк үз тавышларын бирергә килә башладылар.Район тормышына битараф булмаган кешеләр шундый булалар алар.
    610
    0
    0
  • 19 ноябрь 2017 - 05:53
    Районыбыздагы сайлау участоклары эшне башлады
    Сарман гимназиясендә урнашкан 2532 сайлау участогында 965 сайлаучы исәпләнә. Иртәнге 7.10 сәгатькә шуларның 18-е килеп,үзара салым җыюны хуплап тавыш бирде,ди комиссия секретаре Винера Галялиева. материал һәм видеоны:Роза Ганиева әзерләде.
    541
    0
    0
  • 19 ноябрь 2017 - 05:00
    Бүген районда референдум үтә!
    Бүген республика районнарында, шул рәттән, безнең районда да узара салым буенча җирле референдумнар һәм җирле үзидарә органнарында буш булган округларга депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтә. Башка еллардан аермалы буларак, быел җирле референдумга Җәлил бистәсе дә кушылды. Районда барлыгы 43 сайлау участогы эшлиячәк. Участокның эш сәгатьләре: иртәнге 7 дән кичке...
    602
    0
    0
Реклама