7 июль 2017 яңалыклары

  • 7 июль 2017 - 12:45
    Сарманлылар SMS-алдауларга ышанмыйлар
    SMS-үтенеч SMS-хәбәрләр телефон аша алдауның схемасын гадиләштерергә ярдәм итәләр. Мошенниклыкның бу төренә бигрәк тә өлкәннәр һәм балалар тиз бирешәләр. Счетка акча күчерүнең гадиләштерелгән схемасы өстәмә куркыныч тудыра. Бу ничек оештырыла соң? Абонент кәрәзле телефонга хәбәр ала: "Минем проблемалар барлыкка килде. Шушы номерга 1000 сум акча сал. Миңа шалтыратма, үзем шалтыратырмын"....
    913
    0
    0
  • 7 июль 2017 - 12:09
    Районның эшче комиссиясе балалар ялын оештыру буенча видеорежимда узган утырышта катнашты
    Республикада балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын, аларны сәламәтләндерүне һәм мәшгульлекләрен тәэмин итүне оештыру буенча ведомствоара комиссия эшли. Бүген аның чираттагы утырышы булды. Видеорежимда узган утырышта районның эшче комиссиясе дә катнашты. Аның барышында җәйге лагерьларда балаларның ялын оештыру таләпләренең үтәлеше турында сөйләштеләр, күзәтелгән кимчелекләрне анализладылар. Безнең район буенча җитешсезлекләр аталмады.
    551
    0
    0
  • 7 июль 2017 - 11:18
    Ләкедә Питрау бәйрәме үтәчәк
    12 июльдә 18.00 сәгатьтә Ләке авылында Питрау бәйрәме үткәреләчәк. Рәхим итегез!
    660
    0
    0
  • 7 июль 2017 - 10:36
    Сарман мөселманнары яңа тариф буенча сөйләшәчәкләр
    10 июльдән Татарстанда "Азан" исемле яңа тариф планы эшли башлый. Аннан файдаланучы мөселманнарга иртәнге намазга будильник, мөселман календарендагы мөһим даталар, аять, хәдисләр булачак бу тарифта. Тарифны эшләтеп җибәрү Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 еллыгына багышлана. Сим-карталарда аның сурәте торачак. Тарифка ия булучыларга Согуд Гарәбстанына шалтырату өчен ташламалар да каралган.
    497
    0
    0
  • 7 июль 2017 - 09:31
    Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кабак һәм гөмбә белән токмач
    Сезгә кабак һәм гөмбә белән токмач рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - феттучини пастасы - 500 грамм; - кабак - тәм буенча; - шампиньоннар - 200 грамм; - тавык шулпасы - 500 миллилитр; - ак май - 50 грамм; - сарымсак - 4 тырнак; - каймак - 100 грамм; -...
    0
    0
    0
  • 7 июль 2017 - 07:50
    Бүгенге матур датада районда биш га­и­лә язы­лы­ша
    Бүгенге матур датада - 07.07.17 - районда биш га­и­лә язы­лы­ша­. Иртәгә, 8 июльдә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, тагын ике гаилә язылышачак. Яшь ни­ках­лар­га кил­гән­дә, ра­йон­да ел ба­шын­нан бү­ген­ге көн­гә ка­дәр 40 га­и­лә тө­зел­де. Алар­ның яр­ты­сы - икен­че тап­кыр ни­ках­лаш­ты.
    534
    0
    0
  • 7 июль 2017 - 07:11
    Иртәгә Сарманда "Мәхәббәт белән тулсын йөрәкләр" дигән концерт үтәчәк
    Иртәгә, 8 июльдә, район үзәк ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан "Мәхәббәт белән тулсын йөрәкләр" дип исемләнгән зур бәйрәм концерты була. Башлана 19:00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
    542
    0
    0
  • 7 июль 2017 - 06:37
    Сарайлы Сабан туе барысына да ошады
    Сарайлы авылында Сабан туе бик күңелле үтте.Кайткан кунакларга һәм авылдашларга бәйрәм бик ошады.
    539
    0
    0
  • 7 июль 2017 - 06:07
    Сарманнан Айрат Әлмөхәммәтов балык тотарга ярата
    Зәңгәр күлнең нәкъ кырында Бер егет кармак салган. Бераздан күл төбеннән Бер дистә балык алган! Бу шигырь юллары - Сарман егете Айрат Әлмөхәммәтов турында.
    550
    0
    0
  • 7 июль 2017 - 05:36
    Район автомобиль сөючеләре машина тәрәзәләрен чамадан тыш каралтмыйлар
    Татарстан Республикасында ел башыннан башлап машина тәрәзәләрен чамадан тыш каралтуның 6 меңнән артык очрагы теркәлгән. «Тәгәрмәчле транспорт чаралары куркынычсызлыгы турында»гы Таможня берлегенең Техник регламентында күрсәтелгәнчә, транспортның алгы һәм җилдән саклый торган тәрәзәләренең яктылык уздыручанлыгы 70% тан да ким булмаска тиеш. Бу кагыйдәне бозучыларга 500 сум күләмендә административ штраф яный. Мондый...
    498
    0
    0
Реклама