1 июль 2017 яңалыклары

  • 1 июль 2017 - 13:46
    Сарман Сабан туеның "Абсолют батыр"ы билгеләнде
    Сабан туенда, гадәттәгечә, милли көрәш үткәрелә. Сарманда да ул ел саен оештырыла. Быел "Абсолют батыр" исеменә Александровка авылы егете Радик Насруллин лаек булды. 18 яшькә кадәр егетләр арасында Җәлил бистәсеннән Ильмир Зәкиевка тиңнәр булмады.
    972
    0
    0
  • 1 июль 2017 - 13:38
    "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" һәм "Сарман" киноучредждениесе җитәкчеләре Сабан туенда комментаторлар булдылар
    Бүгенге Сарман Сабан туенда "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җитәкчесе Альбина Сабирова һәм "Сарман" киноучреждениесе директоры Ринат Шәрәфетдинов комментаторлар вазифаларын башкардылар. Алар тамашачыларны барлык мөһим вакыйгалар белән дә таныштырып бардылар. Җитәкчебез әле тырыш хезмәте өчен бүләккә дә лаек булды.
    653
    0
    0
  • 1 июль 2017 - 13:33
    Сарман Сабан туенда "Абсолют кыр батыры"н бүләкләделәр
    Бүген Сарманда үткән Сабан туенда бик күп төрле бүләкләүләр булды. "Абсолют кыр батыры" дип "Җәлил" агрофирмасы механизаторы Ленар Якупов танылды.
    529
    0
    0
  • 1 июль 2017 - 13:18
    Яхшыбай һәм Анак авылларының кичке Сабантуе бик күңелле үтте
    Кичә "Кырык Чишмә" буенда Яхшыбай һәм Анак авылларының кичке Сабан туе үтте. Ул бик кызыклы булды - халык рәхәтләнеп күңел ачты, сәүдә нокталары һәм уен мәйданчыклары эшләде, конкурслар оештырылды. Эшмәкәрләр бүләкләр әзерләделәр, чакырылган кунаклар җырладылар, уеннарда катнаштылар. Алсу Абдуллина фотолары
    693
    0
    0
  • 1 июль 2017 - 12:54
    Сарманда Сабан туе гөрләп үтте
    Бүген Даулы болында район Сабан туе үткәрелде. Бәйрәмдә кыр һәм көрәш батырлары, хезмәт алдынгылары, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңышказанганнар хөрмәтләнде. Анда мәртәбәле кунаклар катнашты, сарманлылар белән бергә күңел ачты. Халык төрле кызыклы уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты, бүләкләр алды, рәхәтләнеп күңел ачты. Ат чабышлары, милли көрәш һәм башкаларны карап хозурланды.
    746
    0
    0
  • 1 июль 2017 - 10:57
    "Сар­ман"­га ар­зан­рак бә­я­дән язы­лып ка­лы­гыз
    1 июль­дән "Сар­ман" га­зе­та­сы­на 2018 ел­ның 1 яр­ты­ел­лы­гы өчен ва­кы­тын­нан ал­да язы­лу баш­ла­на. Ул 31 ав­густ­ка ка­дәр дә­вам итә­чәк. Бу чор­да "Сар­ман" га­зе­та­сы­на граж­дан­нар - 632,10 сум­га, оеш­ма­лар 722,10 сум­га язы­ла ала­лар. "Но­вый Сар­ман" га­зе­та­сы граж­дан­нар һәм оеш­ма­лар өчен - 367,92 сум. Хөр­мәт­ле сар­ман­лы­лар! Ра­йон га­зе­та­сы­на ар­зан­рак бә­я­дән язы­лып ка­лыр­га...
    572
    0
    0
  • 1 июль 2017 - 09:33
    Матбугат үзәгеннән көн рецепты – базилик һәм душ исле борыч белән лимонад
    Сезгә базилик һәм душ исле борыч белән лимонад рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - лайм - 3 данә; - лимон - 2 данә; - яңа базилик - 2 сабак; - хуш исле борчаклы борыч - 10 данә; - су - 2 литр; - шикәр - 1,5 стакан. Сироп пешерәбез: кәстрүлгә...
    0
    0
    0
  • 1 июль 2017 - 07:58
    Җәлилдән Әнисә Минһаҗева Сабантуйга шигырь язган
    Зур бәй­рәм ул Са­бан­туй "Са­бан­туй нин­ди бәй­рәм?" - дип Со­ра­са мин­нән бе­рәү, "Мәң­ге тө­сен җуй­мый тор­ган Бәй­рәм ул", - ди­сәм әгәр, Ял­гыш­ма­мын. Бу бәй­рәм­нең Ип­тә­ше һәм ише юк, Са­гы­нып, кө­теп ал­ма­ган Бер ге­нә дә ке­ше юк. Ул бәй­рәм - бәй­рәм­нәр­нең иң Зу­ры­сы­на әй­лән­гән, Дөнь­я­га си­бел­гән та­тар­ны Те­гәр­җеп­кә бәй­лә­гән. Са­бан­туй -...
    628
    0
    0
  • 1 июль 2017 - 06:30
    Бүген районда Сабантуйлар үтәчәк
    Бүген Сарман, Шыгай, Яхшы Каран, Югары Чыршылы, Иганәбаш, Карашай Саклау, Ләшәү Тамак, Түбән Ләшәү, Ләке, Мортыштамак, Яңа Имән, Мостафин, Рантамак, Иске Имән, Иске Кәшер, Иске Минзәләбаш, Чукмарлы һәм Шәрләрәмә авылларында Сабантуйлар үткәрелә. График
    626
    0
    0
Реклама