3 июнь 2016 яңалыклары

  • 3 июнь 2016 - 13:39
    Сарайлыда Сабантуйга бүләк җыйдылар
    Сарайлы авылында Сабантуйга бүләк җыйдылар. Чарада мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп эшчеләре, укучылар, балалар бакчасы коллективы, авыл халкы бик теләп катнашты. Халык, гармун тавышын ишетеп, бүләкләрен алдан әзерләп торды.
    792
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 12:52
    Ра­йон ху­җа­лык­ла­рын­да һәр сы­ер­дан ур­та­ча 13,6 ки­лог­рамм сөт са­вы­ла
    Ра­йон ху­җа­лык­ла­рын­да бү­ген­ге көн­дә һәр сы­ер­дан ур­та­ча 13,6 ки­лог­рамм сөт са­вы­лып, бар­лы­гы 70 тон­на про­дук­ция җи­теш­те­ре­лә. Бер сы­ер­дан ур­та­ча са­вып алы­на тор­ган сөт кү­лә­ме бу­ен­ча бе­рен­че­лек - «Җә­лил» аг­ро­фир­ма­сын­да, би­ре­дә ул 17,7 ки­лог­рамм тәш­кил итә.
    593
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 12:00
    Сарманда үтәчәк Сабантуй программасы
    Иртәгә, 4 июньдә, Сарманда Сабантуйны бәйрәм итәчәкләр. Сезгә аның һәм 5се көнне үтәчәк бәйрәмнәрнең программасын тәкъдим итәбез. Сүз уңаеннан Иртәгә Шыгай, Балагач, Югары Чыршылы, Иганәбаш, Чураш, Ләшәү Тамак, Пробуждение, Рантамак, Өчөйле Саклау, Иске Имән, Куҗак, Чукмарлы, Шәрләрәмә авылларында да Сабантуй узачак. Аларның вакыты белән графиктан таныша аласыз. Сабантуй программасы
    993
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 10:57
    "Иң зәвыклы бакча". Колмәттән Рузилә Шәйгалләмова
    Без традицион конкурсыбыз - "Иң зәвыклы бакча"га старт биргән идек. Безнең беренче катнашучыбыз - Колмәт авылыннан Рузилә Шәйгалләмова. Ул да традицияләрдән калышмаска булды. Рузилә ханым конкурста һәрвакыт катнашып килә, бер елны ул анда җиңеп тә чыккан иде. Без аның бакчасын үзебез барып күрдек, ул чыннан да бик матур, елдан-ел яңара,...
    462
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 09:22
    Йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән исерек йөртүче баланы бәргән
    2 июньдә Салкын Чишмә-Александровка юлының 7 километрында укучы кыз баланы машина бәрә. «Ока» автомобиле йөртүчесе каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм шул якның юл кырында торучы кызны бәрә. Машина йөртүче аның белән исерек халәттә идарә иткән булып чыга. Моңа кадәр ул узган елда автотранспорт йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителгән булган....
    573
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 08:30
    Сарманда параплан белән төгәллеккә очу ярышлары буенча Россия Кубогы башлануга бер көн калды
    Дуслар! Исегезгә төшерәбез - иртәгә, 17.00 сәгатьтә, Сарман аэропортында параплан белән төгәллеккә очу ярышлары буенча Россия Кубогын ачу тантанасы булачак. Ә катнашучылар бүген үк килә башлыйлар - аларның теркәләсе һәм өйрәнү очышлары үтәсе бар.
    451
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 07:44
    Район мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән төп дәүләт имтиханы тапшыралар
    Бүген район мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары рус теле буенча төп дәүләт имтиханы тапшыралар. Әйдәгез, аларга уңышлар телик! Киләсе имтихан "тугызлар"ны 7 июньдә көтә - алар ул көнне чит телләрне бирәчәкләр. Ә 31 майда укучылар математикадан төп дәүләт имтиханы тапшырдылар.
    581
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 06:43
    Сарайлыда "Кояшкай" ял лагере эшли
    Җәйге каникуллар башлангач та, балалар өчен ялны оештырырга кирәк. Сарайлы мәктәбе моңа бар җаваплылык белән карый - анда "Кояшкай" ял лагере эшли.
    939
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 06:03
    Динозаврлар паркы ачыла
    5 июньдә "Казан-Арена" стадионы каршындагы мәйданчыкта Динозаврлар паркы ачыла. Гомуми мәйданы 6500 квадрат метр булган «Динопарк Трэвел»да 105 динозавр урнашачак. Иң зур динозавр 18 метр биеклектә булыр дип көтелә. Гигант динозаврның берсе хәтта бии дә белә ди. Парк эчендә кечкенә генә бассейн да булачак. Анда балалар электр моторлы көймәләрдә йөриячәк....
    611
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 05:00
    Район авылларында Сабантуйлар башлана
    Халыкның иң көткән бәйрәмнәре нинди? Дөрес, Сабантуй һәм Яңа ел. Сабантуй район авылларында бүген үк үткәрелә башлый. Бүген ул Яңа Имән, Петровка Завод, Иске Минзәләбаш, Сөлек һәм Яхшыбай авылларында үтәчәк. Графикта барысының да вакытлары бар, Яхшыбайда ул 19.00 сәгатьтә башлана.
    519
    0
    0
Реклама