САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Динозаврлар паркы ачыла

5 июньдә "Казан-Арена" стадионы каршындагы мәйданчыкта Динозаврлар паркы ачыла. Гомуми мәйданы 6500 квадрат метр булган «Динопарк Трэвел»да 105 динозавр урнашачак. Иң зур динозавр 18 метр биеклектә булыр дип көтелә. Гигант динозаврның берсе хәтта бии дә белә ди. Парк эчендә кечкенә генә бассейн да булачак. Анда балалар электр моторлы көймәләрдә йөриячәк....

5 июньдә "Казан-Арена" стадионы каршындагы мәйданчыкта Динозаврлар паркы ачыла.

Гомуми мәйданы 6500 квадрат метр булган «Динопарк Трэвел»да 105 динозавр урнашачак. Иң зур динозавр 18 метр биеклектә булыр дип көтелә. Гигант динозаврның берсе хәтта бии дә белә ди.

Парк эчендә кечкенә генә бассейн да булачак. Анда балалар электр моторлы көймәләрдә йөриячәк. Паркка килүчеләр аерым түләү белән картингка да керә ала. Төп аллея янәшәсендә сувенирлар сатыла торган киосклар белән туклану урыннары булдыру каралган.
Паркка керү билеты - 500 сум. Бер олы кеше 14 яшькә кадәрге ике баланы бушка алып керә алачак. Инвалид балалар паркка бушка керә.

Реклама

Динозаврлар паркы 15 октябрьгә кадәр эшләячәк.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X