24 март 2016 яңалыклары

  • 24 март 2016 - 13:29
    Район газетасы сайтына биргән котлауларны еракта яшәүче туганнарыгыз да күрә ала!
    Менә сезнең, хөрмәтле газета укучылар интернет кулланучылар, берәрсен бәйрәм, юбилей яки башка истәлекле вакыйга белән котлыйсыгыз килде ди. Иң элек нәрсә эшлисез? Әлбәттә, район газетасына мөрәҗәгать итәсез. Ә сез котлауларны сайтка да биреп булганын беләсезме? Анда котлау биргән очракта, еракта яшәүче якыннарыгызны, туганнарыгызны, дусларыгызны да тәбрикли аласыз. Моның өчен, нәкъ...
    657
    0
    0
  • 24 март 2016 - 11:25
    Сарайлы мәдәният йорты халык театры төбәкара театр фестивалендә катнашты
    Сарайлы мәдәният йорты халык театры, үзенең эшен дәвам итеп, Азнакай шәһәрендә узган төбәкара театр фестивалендә катнашты. Театр коллективы, Фоат Садриевның "Оҗмах ишеге төбендә" дигән комедиясен күрсәтеп, рәхмәт хатына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Артистларның чыгышын тамашачылар алкышларга күмделәр, зур рәхмәтләр әйтеп, яңадан килүләрен сорап калдылар. Спектакльнең режиссеры - Алсу Гәрәева.
    469
    0
    0
  • 24 март 2016 - 08:55
    Район газетасына очсыз бәядән язылу өчен санаулы көннәр калды
    1 ап­рель­дән га­зе­та-жур­нал­лар­га 2016 ел­ның икен­че яр­ты­ел­лы­гы өчен язы­лу баш­ла­на һәм … бә­я­ләр ар­та. Бу ша­яр­ту тү­гел! Ә аңа ка­дәр ярат­кан га­зе­та­гыз­га - «Сар­ман»­га ис­ке бә­я­дән язы­лып ка­ла ала­сыз. Га­зе­та­га поч­та бү­лек­чә­лә­рен­дә дә, Ин­тер­нет аша да язы­лыр­га мөм­кин. Ре­дак­ци­я­гә ки­леп языл­ган­да, ул оч­сыз­рак, тик га­зе­та­ны ки­леп тә ала­сы бу­ла.
    837
    0
    0
  • 24 март 2016 - 08:18
    Районда 22 кеше үпкә туберкулезы авыруы белән исәптә тора
    24 март - Бө­тен­дөнья ту­бер­ку­лез­га кар­шы кө­рәш, ягъ­ни ак ро­маш­ка кө­не. Ул нин­ди авы­ру һәм аның бе­лән ни­чек кө­рә­шер­гә? Ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­се та­биб-фти­зи­ат­ры Фә­рит Шәң­гә­рә­ев бе­лән бү­ген­ге әң­гә­мә­без - шул хак­та. - Фә­рит Габ­дул­ло­вич, нәр­сә ул ту­бер­ку­лез һәм ул нин­ди­рәк авы­ру? - Ту­бер­ку­лез - йо­гыш­лы авы­ру. Аны ту­бер­ку­лез та­як­чык­ла­ры ки­те­реп...
    484
    0
    0
  • 24 март 2016 - 07:31
    Матбугат үзәгеннән көн рецепты – татарча салат
    Сезгә татарча салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бозау ите (яки башка ит) - 300 грамм; - бәрәңге - 5 данә (400 грамм тирәсе); - кишер, чөгендер - 2 данә; - маринад өчен - 2 тырнак сарымсак, борыч, кориандр, шикәр, тоз, лимон согы яки серкә; - кәбестә - 200...
    688
    0
    0
  • 24 март 2016 - 06:36
    Күтәмәледә ир белән хатын үз-үзләренә кул салганнар
    Күтәмәле авылында ир белән хатын үз-үзләренә кул салганнар. Тикшерүчеләр фаразы буенча, башта сарайда хатын-кыз якты дөнья белән хушлашкан, аннары, аның гәүдәсен тапкач, ире дә шулай ук эшләгән. Аларны коллегалары таба - эшкә чыкмагач, аларны эзләгән булып чыга ул. Ир белән хатын арасында фаҗига алдыннан тавыш чыккан булган. Хәзерге вакытта тикшерү...
    448
    0
    0
  • 24 март 2016 - 05:49
    Район авыллары "Җырлы балачак илендә" конкурсының гала-концертында чыгыш ясады
    Кичә, 23 март көнне, район мәдәният йортында "Җырлы балачак илендә" бәйгесенең гала-концерты үткәрелде. Анда район авыллары балалар бакчалары кечкенәләре, авыл мәктәпләре укучылары җыр, бию, нәфис сүз, музыка коралларында уйнау буенча осталыкларын күрсәттеләр.
    4403
    0
    0
  • 24 март 2016 - 05:08
    Рөстәм Миңнеханов – нәтиҗәле эшләүче җитәкче
    Шушы көннәрдә Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды Россия регионнары җитәкчеләренең эшчәнлегенә анализ ясап, аларның нәтиҗәлелеге буенча махсус исемлек төзеде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге рейтингта өченче урында. Билгеле булганча, Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды әлеге төр рейтингларны әледән-әле әзерләп тора. Исемлек исә биш төп юнәлеш нигезендә төзелә. Беренчедән, иҗтимагый фикерне өйрәнү белән...
    453
    0
    0
Реклама