2 февраль 2016 яңалыклары
-
Район үзәк чыршысы республика бәйгесендә катнашты
Кичә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында "Иң яхшы бизәлгән чыршы" бәйгесенә йомгак ясалды. Анда Сарман районының Яңа ел чыршысы да катнашты. Чыршылар төрле номинацияләрдә бәяләнделәр. Бәйге нәтиҗәләре
-
Сарманлылар тиешле булмаган урынга чүп түгү турында хәбәр итә алалар
Сез тиешле булмаган урынга чүп түгүнең шаһиты булдыгызмы, файдалы казылмалардан рөхсәтсез файдаланучылар, туфракның уңдырышлы катламын, җирләрне зарарлы калдыклар белән бозучылар турында беләсезме, сезне гомуми куллануда булган сулыкларга кертмиләр яисә сулыклардан файдалану режимын бозучыларга тап булдыгызмы? Шулай икән, бу турыда Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша хәбәр итә...
-
Саклаубаш мәктәбе укытучысы Шамил Нәҗметдинов кул эшләренә оста
"Һөнәрле кулда гәүһәр бар", - ди халык. Саклаубаш урта мәктәбендә укучыларны технология серләренә өйрәтүче Россиянең халык мәгарифе отличнигы Шамил Шәрипҗан улы Нәҗметдинов кулында андый җәүһәрләр - халкым җәүһәрләре - бихисап. Ул "Оста куллар" түгәрәген дә алып бара. Шамил Нәҗметдинов турында язманы газетабызның киләсе саныннан укыгыз.
-
Район балалары Болгариягә түләүсез виза буенча керә алачаклар
Россиянең 16 яше тулмаган балалары өчен Болгариягә виза түләүсез булачак. Әлеге чара Болгария курортларына баручы Россия балаларының санын арттырырга булышачак. Бу яңалыкны Болгариянең туризм министры Николина Ангелкова җиткергән. "Шул ук вакытта башка социаль төркемнәргә дә виза буенча ташламалар ясау буенча эш алып барыла", - дигән министр. Тагын бер яңалык -...
-
Саклаубашта Адлер Тимергалинга багышланган күргәзмә оештырылды
Саклаубаш авылы китапханәсендә күренекле язучы Адлер Тимергалинга багышланган "Хыял дөньясына дәшүче" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде.