Сарманлылар тиешле булмаган урынга чүп түгү турында хәбәр итә алалар
Сез тиешле булмаган урынга чүп түгүнең шаһиты булдыгызмы, файдалы казылмалардан рөхсәтсез файдаланучылар, туфракның уңдырышлы катламын, җирләрне зарарлы калдыклар белән бозучылар турында беләсезме, сезне гомуми куллануда булган сулыкларга кертмиләр яисә сулыклардан файдалану режимын бозучыларга тап булдыгызмы? Шулай икән, бу турыда Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша хәбәр итә...
Сез тиешле булмаган урынга чүп түгүнең шаһиты булдыгызмы, файдалы казылмалардан рөхсәтсез файдаланучылар, туфракның уңдырышлы катламын, җирләрне зарарлы калдыклар белән бозучылар турында беләсезме, сезне гомуми куллануда булган сулыкларга кертмиләр яисә сулыклардан файдалану режимын бозучыларга тап булдыгызмы? Шулай икән, бу турыда Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз. Фотолар яки видеоязманы шәхсән китереп тапшырырга да була. Республикада экологик иминлекне арттыру максатыннан башкарыла торган бу гамәл өчен акчалата түләү дә каралган. Быелдан аның күләме арттырылды, элекке 1000 сум урынына ул хәзер 1500 сум тәшкил итә. Тагын да тулырак мәгълүматны (8555)45-66-56 телефоны (министрлыкның Кама аръягы территориаль бүлекчәсе) яки министрлык сайтыннан алырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев