26 декабрь 2015 яңалыклары
-
"Кыш Бабайга әзерләгән һөнәр". Әлмәт авылыннан Гүзәл Сәгъдәтова
"Кыш Бабайга әзерләгән һөнәр" конкурсында беренче катнашучыбызны каршылыйбыз. Ул - Әлмәт авылыннан Гүзәл Сәгъдәтова. "Гүзәл Кыш Бабай килүен түземсезлек белән көтә. Ул аның килүенә шигырь әзерләде инде", дип язып җибәрделәр безгә.
-
Районда газета Кыш Бабае призына волейбол ярышлары үтә
Бүген газета Кыш Бабае призына ир-атлар командалары арасында традицион волейбол ярышлары уза. Анда сигез команда катнаша - Сарман, Җәлил, Әлмәт, Петровка Завод, Александровка, Мортыштамак, Иске Кәшер командалары һәм беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы. Хәзерге вакытта командалар, зона принцибы буенча бүленеп, ике төркемдә - Сарманда һәм Каташ Каранда...
-
Гыйнварда сарманлылар ун көн рәттән ял итәчәкләр
Яңа елда безне рәттән ун көнлек ял көтә. 1, 2, 3, 4, 5, 6, 8 гыйнвар көннәрендә - яңа ел каникулы, 7 гыйнварда - Раштуа бәйрәме. 2 һәм 3 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килү сәбәпле, алар башка көннәргә күчерелә. 2 гыйнвар - 3 майга, 3 гыйнвар - 7 мартка...