Районда газета Кыш Бабае призына волейбол ярышлары үтә
Бүген газета Кыш Бабае призына ир-атлар командалары арасында традицион волейбол ярышлары уза. Анда сигез команда катнаша - Сарман, Җәлил, Әлмәт, Петровка Завод, Александровка, Мортыштамак, Иске Кәшер командалары һәм беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы. Хәзерге вакытта командалар, зона принцибы буенча бүленеп, ике төркемдә - Сарманда һәм Каташ Каранда...
Бүген газета Кыш Бабае призына ир-атлар командалары арасында традицион волейбол ярышлары уза. Анда сигез команда катнаша - Сарман, Җәлил, Әлмәт, Петровка Завод, Александровка, Мортыштамак, Иске Кәшер командалары һәм беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы. Хәзерге вакытта командалар, зона принцибы буенча бүленеп, ике төркемдә - Сарманда һәм Каташ Каранда уйныйлар. Һәр төркемнән ике иң көчле команда ярымфиналда көч сынашачаклар, җиңүчеләр финалга чыга, калган ике команда өченче урын өчен уенда очрашачак.
Илгизәр Гаделшин фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев