7 июль 2015 яңалыклары
-
Район эшмәкәрләре иминият взнослары түләү тәртибе белән таныша алалар
Шәхси эшмәкәрләр һәм үзләренә үзләре взнос түләүче физик затлар өчен иминият взнослары түләү тәртибе Шәхси эшмәкәрләр, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, аларның членнары, адвокатлар һәм нотариуслар салым системасының нинди төрен куллануларына карамастан, Россия Пенсия фондына, мәҗбүри медицина иминияте фондына иминият взнослары түләргә тиешләр. Иминият взнослары түләүчеләр Пенсия фондына һәм медицина иминияте...
-
Сарманда суытты
G!Smeteo.ru сайты хәбәр иткәнчә, Сарманда тагын ике атнага якын чагыштырмача салкын булачак, яңгырлар явачак.
-
Районда язгы чакырылышның соңгы "отправка"сы булды
2 июльдә Сарман районында армиягә язгы чакырылышның соңгы "отправка"сы булды. Егетләр бер елга Ватанга хезмәт итәргә киттеләр. Тулырак мәгълүматны "Сарман" газетасыннан укыгыз.
-
Хаҗиевлар гаиләсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган конкурста җиңде
Хөрмәтле интернет кулланучыларыбыз! Менә безнең Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган конкурсыбыз тәмамланды. Җиңүче, без вәгъдә иткәнчә, "лайк"лар саны буенча билгеләнде. Иң күп "лайк" Рамил һәм Нурания Хаҗиевлар гаиләсе җыйды. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз, бергәләп озын һәм бәхетле тормыш итүләрен телибез. Хаҗиевлар гаиләсе турында язманы газетабызның "Яратам" сәхифәсеннән укыгыз.