САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район эшмәкәрләре иминият взнослары түләү тәртибе белән таныша алалар

Шәхси эшмәкәрләр һәм үзләренә үзләре взнос түләүче физик затлар өчен иминият взнослары түләү тәртибе Шәхси эшмәкәрләр, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, аларның членнары, адвокатлар һәм нотариуслар салым системасының нинди төрен куллануларына карамастан, Россия Пенсия фондына, мәҗбүри медицина иминияте фондына иминият взнослары түләргә тиешләр. Иминият взнослары түләүчеләр Пенсия фондына һәм медицина иминияте...

Шәхси эшмәкәрләр һәм үзләренә үзләре взнос түләүче физик затлар өчен иминият взнослары түләү тәртибе

Шәхси эшмәкәрләр, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, аларның членнары, адвокатлар һәм нотариуслар салым системасының нинди төрен куллануларына карамастан, Россия Пенсия фондына, мәҗбүри медицина иминияте фондына иминият взнослары түләргә тиешләр. Иминият взнослары түләүчеләр Пенсия фондына һәм медицина иминияте фондына взносларны аерым бер түләүләр рәвешендә күчерәләр.

212 номерлы "Пенсия фондына, социаль иминиятләү фондына, мәҗбүри медицина иминияте фондына иминият взнослары түләү" Федераль законы нигезендә 2015 елның 1 январеннән мәҗбүри пенсия иминиятенә аерым бер түләүләр түбәндәгечә исәпләнә:

Шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, нотариуслар өчен

1. взнос түләүченең еллык кереме 300 000 сумнан артмаганда хезмәт хакының минималь күләмен ( ул 01.01.2015 елдан 5965 сум ) тарифка (26%) һәм 12 айга тапкырлап алына:

5965*26*12=18610,80

2. еллык керем 300 000 сумнан артканда хезмәт хакының минималь күләмен

( ул 01.01.2015 елдан 5965 сум ) тарифка (26%) тапкырлап 12 тапкыр арттырганнан соң 300 000 сумнан арткан һәрбер сумнан 1% куләмендә исәпләнә, ләкин 8 минималь хезмәт хакыннан артык була алмый.

Крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыклары һәм аларның членнары өчен

Хезмэт хакының минималь күләмен тарифка (26%) һәм 12 айга тапкырлап алына:

5965*26*12*членнар саны;

Мәҗбүри медицина иминиятенә аерым бер түләүләр хезмәт хакының минималь күләмен тарифка һәм 12 айга тапкырлап алына.

Ничек итеп түләргә икәнен кеше үзе сайлый - елга бер тапкырмы, яисә ел буена берничә тапкыр.

Аерым бер туләүләр рәвешендәге иминият взносларын 2015 ел өчен түләү вакыты :

300 000 сумнан артмаган керем өчен - 31.12.2015 елга кадәр,

300 000 сумнан арткан керемнән - 2016 елның 1 апреленә кадәр (мәсәлән, 550 000 сум керем булганда 300 000 сумына 2015 елның 31 декабренә кадәр, 250 000 сумына 2016 елның 1 апреленә кадәр).

Киләсе елның 1 январеннән һәрбер акча күчмәгән көн өчен пеня исәпләнә башлый.

2015 ел өчен пенсияне мәҗбүри иминиятләүгә аерым бер күләмдәге иминият взнослары бер түләү булып иминият өлешенә (иминият һәм тупланма өлешләргә бүленмичә) - 392 102 02140 06 1000160 КБК сына күчә.

Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр керемнәре турында салым органнарына хәбәр итәргә тиеш. Әгәр салым органына керем турында отчет тапшырылмаса, 212 - Федераль закон нигезендә иминият взнослары 8 минималь хезмәт хакы күләменнән чыгып исәпләнә.

212-номерлы Федераль закон нигезендә түбәндәге аерым бер түләуләргә иминият взнослары исәпләнми һәм түләнми:

- хәрби хезмәт вакыты;

- иренең хәрби хезмәте вакытында хатынының үз белгечлеге буенча эшкә урнашырга мөмкинлеге булмаган вакыт;

- баланы яшь ярымга кадәр, 1- группа инвалидны, инвалид баланы, 80 яшьтән өлкәннәрне карау периодлары;

- Россия федерациясе башкару органнары вәкиле буларак ир белән хатынның чит илдә яшәү вакыты.

Крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыклары исәпләнгән һәм түләнгән иминият взнослары турындагы отчетларын отчеттан соң клүче елның 1 мартына кадәр тапшырырга тиешләр.

Эшчәнлекләрен туктаткан крестьян хуҗалыгы башлыклары эшләрен салым органнарында япканнан соң 12 көн эчендә пенсия фонды органнарына отчет тапшырырга тиешләр.

Отчет бирелмәгәндә штраф салына.

Расчет нигезендә исәпләнгән иминият взнослары расчет биргән көннән алып 15 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Акча түләү өчен реквизитларны Пенсия фонды территориаль органыннан, яисә www.pfrrt.ru сайтыннан белергә мөмкин. Шулай ук www.pfrrt.ru сайтында түләү өчен квитанция тутырырга мөмкин.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль порталында пенсия фондына һәм медицина фондына иминият взносларын банк картасы аша да күчерергә мөмкин.

Россия Пенсия фонды сайтында « Түләүче кабинеты» электрон сервисында теркәлергә була. Ул:

- Иминият взносларын, пеня һәм штрафларны түләү документларын формалаштырырга;

- расчет торышы турында хәбәр алырга;

- агымдагы елда исәп-хисап торышы турында хәбәр алырга мөмкинлек бирә.

Сораулар туганда барлык сораулар буенча да теркәлү урынындагы Пенсия фонды идарәсенә, яисә www.pfrrt.ru сайтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев