26 май 2015 яңалыклары

  • 26 май 2015 - 12:17
    Өчөйле Саклау авылында "Оста куллар" берләшмәсенең дәресе узды
    Өчөйле Саклау авыл клубында "Оста куллар" берләшмәсенең чираттагы дәресе "Без барысын да булдырабыз" дигән исемдә уздырылды, балалар үзләренең ел буена эшләгән кул эшләренә күргәзмә оештырылды һәм чәй өстәле артында дәвам итте. "Оста куллар" берләшмәсенең җитәкчесе Гөлназ Хәйретдиновага балалар зур рәхмәтен белдерделәр. Мәгълүмат сайттан алынды
    585
    0
    0
  • 26 май 2015 - 11:26
    Сарман муниципаль районында “Минем туган ягым” конкурсына йомгак ясалды
    2015 нче елның 18 нчы маенда Сарман муниципаль районында Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә "Минем туган ягым" конкурсына йомгак ясалды. Үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен 20 укучы яклады. Җиңүчеләрне төрле номинацияләр буенча билгеләделәр һәм котладылар. "Үзеңнең шәҗәрәңне өйрәнү" номинациясе буенча ГХАТ бүлеге җитәкчесе...
    557
    0
    0
  • 26 май 2015 - 09:29
    Сарманда ГТО фестивале үтә
    Хәзерге вакытта район үзәк ял паркында III-IV баскыч (5-9 сыйныфлар, 11-15 яшьлек егетләр һәм кызлар) ГТО фестиваленең муниципаль этабы үтә. Аны район район Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге һәм мәгариф бүлеге берлектә үткәрәләр. Укучылар 8 спорт төрендә көч сынашалар, җиңүчеләр һәм призерлар Халыкара балаларны яклау көненә...
    1524
    0
    0
  • 26 май 2015 - 07:46
    Гүзәл һәм Хәмит Габидуллиннар балалар өчен уен мәйданчыгы ясадылар
    Территорияләрне комплекслы үстерү, төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты 2015 ел - Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан итте. Иң мөһиме, парклар һәм скверлар халыкны үзенә тартып торсын, өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә рәхәтләнеп ял итү урыны булсын, ди Татарстан...
    559
    0
    0
  • 26 май 2015 - 06:52
    Прокуратура хезмәткәрләре спортта беренчелекне бирмиләр
    16 май­да Әл­мәт шә­һә­рен­дә Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы про­ку­ра­ту­ра хез­мәт­лә­ре­нең IV Спар­та­ки­а­да­сы­ның зо­наль ту­ры уз­ды. Ярыш­лар­да рес­пуб­ли­ка­ның 9 Көнь­як-көн­чы­гы­шы ра­йо­ны кат­наш­ты: Әл­мәт, Аз­на­кай, Бау­лы, Бө­гел­мә, Ле­ни­но­горск, Мөс­лим, Сар­ман, Чир­ме­шән, Юта­зы. Кат­на­шу­чы­лар җи­ңел ат­ле­ти­ка, бад­мин­тон, йө­зү, өс­тәл тен­ни­сы, шах­мат, ми­ни- фут­бол һәм во­лей­бол ке­бек спорт төр­лә­рен­дә көч сы­наш­ты­лар. Сар­ман про­ку­ра­ту­ра­сы хез­мәт­кәр­лә­ре бик уңыш­лы...
    653
    0
    0
  • 26 май 2015 - 06:05
    Сарманлылар наркоконтроль органнарының «ышаныч телефоны» белән файдалана алалар
    25 майда Татарстан Республикасында «Наркотикларсыз тормыш» дип исемләнгән наркотикларга каршы акция старт алды. Ул Халыкара наркотик матдәләрне явыз максатларда куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә туры китерелә. Акция кысаларында оператив чаралар үткәрелә, сәламәт яшәү рәвеше принципларын пропагандалаучы лекцияләр, спорт ярышлары, ата-аналар җыелышлары, укытучылар һәм наркотикларга каршы эш кураторлары...
    666
    0
    0
  • 26 май 2015 - 05:20
    "Сарман" кинотеатрында балаларга мультфильмнар күрсәтелде
    22 май конне "Сарман" кинотеатрында "Кояшкай" балалар бакчасы балаларына мультфильмнар күрсәтелде. Балалар бигрәктә "Маша и медведь" мультфильмының яңа чыгарылышын яратып карадылар. Мәгълүмат сайттан алынды
    788
    0
    0
Реклама