6 февраль 2015 яңалыклары
-
Конкурста җиңүче Гаязовлар гаиләсе редакциядә булып киттеләр
Кәҗә елы уңаеннан игълан ителгән кызыклы фотографияләр конкурсында Кәүҗияктән Гаязовлар гаиләсе җиңүче булды. Алар редакциядә булып киттеләр. Без аларга вәгъдә иткән оригиналь бүләкне тапшырдык.
-
2нче санлы Җәлил урта мәктәбе укучылары “Ялкын Питерга китерер!” бәйгесендә җиңүче итеп сайландылар
5 февраль көнне Казандагы «Сәләт йорты" нда "Ялкын Питерга китерер!" бәйгесенең бүләкләү тантанасы үтте. Биредә "Ялкын" журналына язылган сыйныфлар җыелышып, үзләре белән таныштырды, чыгышларын күрсәтте һәм бүләкләр отты. Катнашкан класслар "Ялкын" журналына 2015 елның беренче яртыеллыгына язылып, үз классларын үзенчәлекле таныштырырга тиеш иде. Һәм, әлбәттә, презентацияләрен, квитанцияләрен җибәрергә. Үз материалын...
-
Сарманның"Старт" чаңгы үзәгендә"Татарстанның чаңгы юллары-2015" Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды
6 февральда Сарманның"Старт" чаңгы үзәгендә"Татарстанның чаңгы юллары-2015" Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды. Иң элек район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре арасында бер километрга VIP узыш булды. Аннары яшь буенча төркемнәргә бүленгән ярышчылар узыштылар. Җиңүчеләр һәм призерлар мактау кәгазьләре һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Ярышларда иң өлкән һәм иң кече спортчыларны да бүләкләделәр. Чаңгы...
-
Сарман укучылары XVIII балалар иҗаты төбәк фестивалендә җиңүләр яуладылар
3-4 февральда үткәрелгән XVIII балалар иҗаты төбәк фестиваленең "Художественное творчество", "Художественное чтение" номинацияләренең финал турлары уздырылды. Сарман балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Айдар Мисбахович Хаертдинов җитәкчелеге астында ике укучы рәсем ясауда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Муратова Адилә- 1 дәрәҗәле лауреат, Хуснутдинов Динар-3 дәрәҗәле лауреат исемнәренә лаеклы булып кайттылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды....
-
Изге Вәли көне уңаеннан конкурс игълан ителә!
Үзегезнең сөйгән ярыгызны кайда һәм ничек очраттыгыз? Кызыклы танышу тарихларыгызны безнең sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез.
-
Җәлил бистәсендә әдәби чара узды
28нче гыйнвар көнне Җәлил бистәсенең Мәдәният Сараенда "Җаныбызда тугры Тукай яши, һәркайсыбыз бераз Җәлил без" дип аталган әдәби чара оештырылды. Бу чара, бистә китапханәсе җитәкчесе Гүзәлия Гарипова сүзләре буенча, Әдәбият елының ачылу тантасы булды. Әмма сүз гел әдәбият турында гына булмады, районыбызның данлы сәхифәләре, иҗат кешеләре, тарихы турында, шигърият, китап...