САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2нче санлы Җәлил урта мәктәбе укучылары “Ялкын Питерга китерер!” бәйгесендә җиңүче итеп сайландылар

5 февраль көнне Казандагы «Сәләт йорты" нда "Ялкын Питерга китерер!" бәйгесенең бүләкләү тантанасы үтте. Биредә "Ялкын" журналына язылган сыйныфлар җыелышып, үзләре белән таныштырды, чыгышларын күрсәтте һәм бүләкләр отты. Катнашкан класслар "Ялкын" журналына 2015 елның беренче яртыеллыгына язылып, үз классларын үзенчәлекле таныштырырга тиеш иде. Һәм, әлбәттә, презентацияләрен, квитанцияләрен җибәрергә. Үз материалын...

5 февраль көнне Казандагы «Сәләт йорты" нда "Ялкын Питерга китерер!" бәйгесенең бүләкләү тантанасы үтте. Биредә "Ялкын" журналына язылган сыйныфлар җыелышып, үзләре белән таныштырды, чыгышларын күрсәтте һәм бүләкләр отты. Катнашкан класслар "Ялкын" журналына 2015 елның беренче яртыеллыгына язылып, үз классларын үзенчәлекле таныштырырга тиеш иде. Һәм, әлбәттә, презентацияләрен, квитанцияләрен җибәрергә. Үз материалын юллаган класслардан жюри җиңүче 4 сыйныфны сайлады: Сарман районы 2нче санлы Җәлил урта мәктәбеннән 7А сыйныфы, Яңа Чишмә районы Тубылгытау мәктәбенең 8нче классы, Апас районы Каратун мәктәбенең 7нче, Кайбыч районы Бәрлешбаш мәктәбенең 6нчы классы.

ОФИЦИАЛЬ БУЛМАГАН ТАНТАНАЛАР ДА БУЛА!

Бүләкләү тантанасы "Сәләт йорты"нда 12.00дә "Ялкын"ның баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина һәм аның белән тантананы алып барган Рәзил Сәмигуллин сүзләреннән башланып китте. Беренче сүзләрдән үк, алар залда ямь кундырдылар, монда булган һәр кеше күңел җылылыгын, өйдәге шикелле уңайлылык, ямьлелекне сизде. Безнең класстан барысы да килә алмадылар, бар 7Аны класс җитәкчесе Илсөяр Мөҗәһит кызы һәм старостасы Мөлеков Әмир, Әлмиева Резидә һәм Фәсхиева Әдилә - үз җилкәбездә "йөрттек". Аннары кунаклар һәм бар күзәтүчеләр класслар видеоролик, презентацияләрен карады. Классларны бераз дәртләндерү өчен катнашучылар чыгышларын (биюләрен, шигырь сөйләүләрен) күрсәтте. Без дә миссия бар иде: Сарман районын танытырга, үз классыбыз турында бераз сөйләргә кирәк иде. Миссиябез үтәлде, дип әйтергә була!

ЖЮРИ ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ...

Жюри әгъзалары рәтендә "Ак калфак" ТР Хатын-кызлар җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова, «ТР Балалар оешмалары советы» вәкиле Роберт Миннегулов, "Сөембикә" журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова, шагыйрә, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Фәйрүзә Мөслимова, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Ләйсән Сыраева бар иде. Бүләкләү тантанасында Фәйрүзә һәм Кадрия апалар чыгыш ясады. Кадрия Рәис кызы Сарман районының "Алтын калфак" ансамблен дә искә алды, яңа бәйгеләрне тәкъдим итте.

НОУТБУК - БЕЗНЕКЕ!

Сарман районы Җәлил бистәсенең 2нче санлы урта мәктәбе бу бәйгедә 1нче урынны яулады һәм бүләккә ноутбук алды. Баллар туры килү сәбәбе буенча, 1нче урын каратунлыларга да бирелде. Призлар арасындагы пинг-понг өстәлен Бәрлешбаш мәктәбенең 6нчы классы алды. Гран-прины исә Тубылгытау мәктәбенең 8нче классы отты. Алар Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәткә китәчәк. Тантана чәй эчү белән тәмамланды.

Мин классны тәкъдим иткәннәргә кыска гына комментарийлар бирүен сорадым. Мәсәлән, беренче итеп мин Илсөяр Мөҗәһит кызы Харисовага "интектердем". Ул: "Би-и-ик ошады бу бүләкләү тантанасы! Бар рәхәтлеге аның шул өй җылылыгында, өйдәгенеке охшаш атмосферада. Чыгыш ясаган барлык классларга рәхмәт белдерәсем килә: бик кызык тамаша килеп чыкты. Алар оялмадылар да! Әлбәттә, Питерга "билет" алып булмады, әмма шундый яңа карашлы, фикерел, үзенчәлекле кешеләрне күреп кайттык, дуслаштык! "Ялкын"ның баш мөхәррире дә бик кызыктырды. Райондашыбыз булган Батыр Харисов исемле егетне очраттык (Каташ-Каран егете!)! (Иң кызыгы шул, Илсөяр апа Батыр белән бер үк фамилияле, әллә туганнармы?! - Р. Ә.) Бик тәмле гөбәдия дә бар иде анда! Сочный!", - диде.

Класс старостасы Мөлеков Әмир исә булган вакыйгага үз комментариен бирде: "Бөтен класслар да бик яхшы әзерләнгән иде. Иң ошаган чыгыш - Каратун мәктәбе укучылары биюе. Иң интригалы момент: гран-прига 2 класс калганда (шуларның берсе - без идек). Дөресен генә әйткәндә, мин үзем пинг-понг өстәлен алырга теләмәдем. Шуңа күрә ноутбук та бик яхшы бүләк!"

Әдилә: "Бүләкләү тантанасыннан кала, мин үземә күп файдалы әйбер, яңа мәгълүмат алдым! Минем һәрвакыт Казанга баруым бик шатлыклы хәл була, һәм Казанда мин аның архитектурасы, истәлекле урыннары, кибетләре белән танышудан артыграк, бүген күп кызыклы, креатив, күңелле кешеләр белән таныштым. Башка районнардан килгәннәре дә дус, тату, актив иде. "Сәләт йорты"ннан чыккач, без Казанда бәләкәй экскурсиядә булдык..

Мин үз сыйныфымны бу зур уңыш белән котлыйм! Һәм әлбәттә, киләчәктә дә, шундый бәйгеләр булсын, дигән теләктә калам. Катнашырга гына кирәк!!!

Резидә ӘЛМИЕВА.

Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев