26 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Сарман Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенең ике номинациясендә җиңде
Сарман Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее "РИТЭК" җәмгыяте һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнашты. Ул ике номинациядә җиңде - "Экология" һәм "Мәдәният һәм спорт".
-
Сарманнан Рамилә Зиннәтуллина Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-конкурста I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
Узган атнада Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-конкурс узды. Анда Татарстаннан, Башкортостаннан һәм Пенза өлкәсеннән 73 татар җырын башкаручы катнашты. Сарман кызы Рамилә Зиннәтуллина бу конкурста I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
-
Сарманда һава торышы үзгәрә
"Әбиләр чуагы"на сөенеп калдыгызмы? Хәзер һава торышы үзгәрәчәк. G!Smeteo.ru сайты күрсәткәнчә, Сарманда һава температурасы түбәнәячәк, яңгырлар да ихтимал.
-
Районда шикәр чөгендере 7754 гектарда үстерелде
Районда шикәр чөгендере 7754 гектарда үстерелде. 25 сентябрьгә ул 4070 гектардан казылып, аның һәр гектарыннан уртача 280 центнер уңыш алына. Зәй шикәр заводына 65152 тонна татлы тамыр озатылды. - Былтыр шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан уртача 380 центнер алган идек, быел, күргәнегезчә, уңыш кимрәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...