САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ра­йон­да ши­кәр чө­ген­де­ре 7754 гек­тар­да үс­те­рел­де

Ра­йон­да ши­кәр чө­ген­де­ре 7754 гек­тар­да үс­те­рел­де. 25 сен­тябрь­гә ул 4070 гек­тар­дан ка­зы­лып, аның һәр гек­та­рын­нан ур­та­ча 280 цент­нер уңыш алы­на. Зәй ши­кәр за­во­ды­на 65152 тон­на тат­лы та­мыр оза­тыл­ды. - Был­тыр ши­кәр чө­ген­де­ре­нең һәр гек­та­рын­нан ур­та­ча 380 цент­нер ал­ган идек, бы­ел, күр­гә­не­гез­чә, уңыш ким­рәк, - ди ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек...

Ра­йон­да ши­кәр чө­ген­де­ре 7754 гек­тар­да үс­те­рел­де. 25 сен­тябрь­гә ул 4070 гек­тар­дан ка­зы­лып, аның һәр гек­та­рын­нан ур­та­ча 280 цент­нер уңыш алы­на. Зәй ши­кәр за­во­ды­на 65152 тон­на тат­лы та­мыр оза­тыл­ды.

- Был­тыр ши­кәр чө­ген­де­ре­нең һәр гек­та­рын­нан ур­та­ча 380 цент­нер ал­ган идек, бы­ел, күр­гә­не­гез­чә, уңыш ким­рәк, - ди ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се­нең җи­теш­те­рү-мар­ке­тинг бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ил­нур Са­ли­хов. - Са­бый ба­ла­ны ка­ра­ган­дай тәр­би­я­лә­сәк тә, май аен­да һәм июнь ба­шын­да яң­гыр­лар бул­мау уңыш­ка сук­ты. Чө­ген­дер баш­ка куль­ту­ра­лар­га ка­ра­ган­да ике­лә­тә, өч­лә­тә ар­тык дым та­ләп итә. Ә без­дә явым-тө­шем­нәр­нең соң­гы ел­лар­да хәт­та күпь­ел­лык ур­та­ча күр­сәт­кеч­ләр­гә җит­кә­не дә юк. Шу­лай да гек­та­рын­нан 300 цент­нер алып тө­гәл­ләр­без, дип кө­тә­без.

Әле­гә аг­ро­фир­ма­лар­да күр­сәт­кеч­ләр ае­ры­ла. "Сар­ман" аг­ро­фир­ма­сын­да чө­ген­дер­нең һәр гек­та­рын­нан - 280, "Җә­лил" аг­ро­фир­ма­сын­да 260 цент­нер уңыш ала­лар. "Нөр­кәй" аг­ро­фир­ма­сын­да аның гек­та­рын­нан 320 цент­нер уңыш чы­га. Би­ре­дә ул 2600 гек­тар мәй­дан­да чә­чел­гән иде. Аг­ро­фир­ма­ның чө­ген­дер игү бе­лән шө­гыль­лә­нү­че зве­но­сы җи­тәк­че­се Рөс­тәм Ра­зум­бе­тов чө­ген­дер чә­че­лә­се мәй­дан­нар­да җир­нең көз­дән "Ке­вонь" аг­ре­гат­ла­ры бе­лән эш­кәр­те­лү­ен, чүп чык­кан мәй­дан­нар­ның ти­рә­нәй­те­леп чы­гу­ын, 1300 гек­та­рын­да из­весть­ләү дә үт­кә­ре­лү­ен сөй­ли. Бил­ге­ле ин­де, чө­ген­дер өчен иң ях­шы эл­гәр - көз­ге куль­ту­ра­лар. Би­ре­дә дә ул шун­дый җир­ләр­гә ур­наш­ты­рыл­ган.

- Чө­ген­дер­не 1 май­дан 10 май­га ка­дәр чәч­тек. - ди Рөс­тәм. - Ул һәр гек­тар­га 4 цент­нер исә­бен­нән кат­лау­лы аш­ла­ма һәм 2,5 цент­нер­дан ам­ми­ак се­лит­ра­сы кер­теп чә­чел­де. Үсеш чо­рын­да чүп үлән­нә­ре­нә кар­шы өч тап­кыр гер­би­цид­лар бе­лән эш­кәрт­тек. Алу­га 31 ав­густ­та ке­реш­кән идек. Баш­та, үсә дә то­рыр, ши­кә­ре дә ар­тыр, дип, бер ге­нә сме­на­да эш­лә­дек. Ин­де сен­тябрь­нең 18ен­нән эш ике сме­на­да, дө­рес­рә­ге, тәү­лек әй­лә­нә­се ба­ра. Өч "ROPA" ком­бай­ны, бер тө­я­ге­че­без бар. Ком­байн­нар­да Ва­си­лий Фи­ли­мо­нов һәм Ис­кән­дәр Нигъ­мәт­җа­нов, Ри­нат Ши­ри­ев һәм На­ил Әх­мәт­шин, Гө­лүс Фәр­хет­ди­нов һәм Рус­лан Миң­не­га­ли­ев ал­маш­лап эш­ли­ләр. Тө­я­геч­тә Ил­фат Йо­сы­пов­ны үз сме­на­сын­да Ра­мил Са­ли­хов алыш­ты­ра. За­вод­ка көн са­ен 100-120 ма­ши­на чи­мал ки­тә, бу - 1500-1800 тон­на ди­гән сүз. Һәр ком­байн тәү­лек­кә 20шәр гек­тар­дан чө­ген­дер ала, эш­ләр шу­лай бар­ган­да, аны алу­ны ок­тябрь аза­гы­на тө­гәл­ләр­без, дип то­ра­быз.

Ба­су­да сый­фат­лау­чы­лар да бар. Тө­я­геч чү­ме­че­нә эләк­ми кал­ган чө­ген­дер­ләр­не Җәү­дәт Са­ли­хов һәм Ай­рат Ка­ма­лов җый­наш­ты­рып, Азат Ка­ма­лов­ның "КУН-10" тө­я­ге­че­нә са­ла­лар. Шу­лай, күп­ме көч кер­теп үс­те­рел­гән, күп­ме тир тү­гел­гәч, "тоз­лы" бу­лыр­га ти­еш­ле "тат­лы та­мыр"­ның бер­сен дә әрәм итәр­гә ты­рыш­мый­лар.

"Нөр­кәй" аг­ро­фир­ма­сын­да чө­ген­дер игү­гә җа­ны-тә­не бе­лән би­рел­гән­нәр эш­ли. Мә­сә­лән, Ва­си­лий Фи­ли­мо­нов ин­де егер­ме ел - шу­шы эш­тә. Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге ху­җа­лык бу­лып эш­лә­гән чор­лар­да ук ал­дын­гы­лар са­фын­да бар­ды ул. Рос­сия Авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нистр­лы­гы­ның Мак­тау гра­мо­та­сын да юк­ка гы­на ал­ма­ды.

Без­дә ха­лык эш­чән, - ди Рөс­тәм дә. - Юк­ка-бар­га зар­лан­мый­лар, хез­мәт­лә­ре­нең ти­еш­ле бә­я­лә­нү­ен бе­леп, бер ми­нут­ны да әрәм ит­мәс­кә ты­ры­шып эш­ли­ләр. Ә ты­рыш, бул­дык­лы ке­ше­нең тор­мы­шы да ма­тур.

Та­би­гать­тә - көз - мул­лык чо­ры. Көн­нә­ре дә, авыл ке­ше­се­нә бар үс­тер­гә­нен җы­еп алыр­га мөм­кин­лек би­рим ди­гән­дәй, аяз, ма­тур то­ра. Бә­рә­кәт­ле уңыш­лар бул­сын да, тор­мыш­ла­ры­быз­дан имин­лек кит­мә­сен.

Сүз уңаеннан

Ху­җа­лык­лар­да рапс сук­ты­ру, си­лос са­лу дә­вам итә. Рапс­ның һәр гек­та­рын­нан ур­та­ча 12 цент­нер уңыш алы­на. Ку­ку­руз 2500 гек­тар­дан ур­ды­рыл­ды, 20300 тон­на си­лос са­лын­ды. Җир­не төп эш­кәр­тү 44500 гек­тар­да баш­ка­рыл­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев