САРМАН
  • Рус Тат
  • 6 май 2014 яңалыклары

    • 6 май 2014 - 11:56
      Күтәмәледә обелискка реставрация эшләре үтте
      "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен белә", ди Күтәмәле авылы халкы авылдашлары Миргазиян Зәки улы Таҗиев турында. Менә тагын Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан ул авылдашларына бүләк ясады, сугышта һәлак булган авылдашлары истәлегенә үзе ясаткан обелискка реставрация эшләре үткәртте. Обелиск тагын да матур, күркәм булды. Киләчәктә Күтәмәле зиратында да аның ярдәме...
      431
      0
      0
    • 6 май 2014 - 11:07
      Җәлил егете Илнар Хәйдәров бокс турнирында өченче урынны алды
      Җәлил бистәсеннән ике боксчы егет Идел буе Федераль округы Беренчелегендә катнаштылар. 59 килограммга кадәр авырлыкта чыгыш ясаучы Денис Илюхин беренче бокс ярышында оттырды. Илнар Хәйдәров ярымфиналда оттырды һәм өченче урынны алды.
      512
      0
      0
    • 6 май 2014 - 10:17
      Районның демографик хәле мактанырлык түгел
      Сарман районының ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, ел башыннан алып 1 май көненә кадәр районда 121 бала туган. Үлүчеләр белән бәйле саннар аянычлырак - 165 кеше вафат булган. Шул ук вакыт эчендә районда 51 пар теркәлгән, 43 пар аерылган.
      692
      0
      0
    • 6 май 2014 - 09:31
      Яшь гвардиячеләр Сарманда Георгий тасмалары тараталар
      "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсенең "Яшь гвардия" төркеме Сарманда Георгий тасмалары тарата. Алар тасмаларны узып баручы кешеләргә дә бирәләр, туктап торган машиналарга да беркетәләр. Тасмаларны тарату "Георгий тасмасы" акциясе кысаларында бара. Шулай ук укыгыз: Сарман волонтерлары Георгий тасмалары таратачаклар
      1276
      0
      0
    • 6 май 2014 - 07:43
      Сарманда "Балкыш" фестивале үткәрелде
      Бүген, 6 майда, район мәдәният йортында Сарман зонасының "Балкыш" фестивале үткәрелде. Сугыш, тыл, хезмәт ветераннарын якынлашып килүче олы бәйрәм белән "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов тәбрикләде, сугыш һәм аннан соңгы елларда куйган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, кызыл канәферләр бүләк итте. "Бердәм Россия"леләр ветераннарның...
      500
      0
      0
    • 6 май 2014 - 07:09
      "Агро-көч" төркеме Каташ Каранда яшәүче Галиевлар гаиләсенә материаль ярдәм күрсәтте
      "Агро-көч төркем"е җитәкчесе Шамил Гыймадиев инициативасы белән ел саен, чиратлап, мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтелә. Җәмгыять составында эшләп килүче агрофирма җитәкчелеге үзләрендә хезмәт куючы, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булып, аларның көнкүреше, тормыш хәлләре белән таныша, мөмкинлектән чыгып, материаль ярдәм күрсәтергә тырыша. Быел бу чара "Язгы игелеклелек" акциясе кысаларында үтте....
      718
      0
      0
    • 6 май 2014 - 06:06
      Сарманда агач утырту акциясе дәвам итә
      "Район үзәгенең Ленин урамы нишләп халык белән тулган?", дисәгез, аптырамагыз: бүген анда төрле оешма-учреждениеләр агач утырталар. Ул "Бөтенроссия агач утырту көне" акциясе кысаларында уза. Үзәк урамны ямьләндерүдә район мәгариф бүлеге, яшьләр һәм спорт бүлеге, мәдәният бүлеге һәм район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре катнашалар. Шулай ук укыгыз: Сарманлылар агач утырту акциясендә актив...
      1249
      0
      0
    • 6 май 2014 - 04:58
      Яңа Имән авыл җирлегендә өйләрдән чүп җыю оештырылды
      Шушы көннәрдә Яңа Имән, Күтәмәле һәм Буралы Чишмә авылларында өйләрдән махсус машина белән чүп җыю оештырылды. Халык бик канәгать калды. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Шулай ук укыгыз: Яңа Имән авыл җирлегендә өмәгә 180 гә якын кеше чыкты
      543
      0
      0
    • 6 май 2014 - 04:10
      Футбол буенча Сарман районы командасы икенче урында бара
      2-4 май көннәрендә Урыссу бистәсендә Татарстан Республикасының кече шәһәрләре һәм районнары арасында футбол буенча Республика Беренчелегенең беренче туры узды. Анда 2001-2002 елгы егетләр командалары катнашты. Сарман районы командасы Актүбә, Урыссу һәм Баулы районы командалары белән очрашты. Өч уенда безнең якташлар ике җиңү яулады һәм футбол кырының хуҗаларына гына оттырды. Беренче...
      828
      0
      0
    Реклама