17 апрель 2014 яңалыклары
-
Сарман сәнгать мәктәбендә Клара Булатова белән очраштылар
Бүген Сарман сәнгать мәктәбендә шагыйрә Клара Булатова белән очрашу кичәсе узды. Очрашуга укучылар, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар килделәр. Кичәдә шагыйрәнең сүзләренә салынган җырлар яңгырады. Шулай ук укыгыз: "Сарман" кинотеатрында Клара Булатова белән очрашу узды
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" яңа фотоконкурс игълан итә
Яз җиткәч, өй, мунча һәм башка бина кыекларында, агачларда берсеннән-берсе матур кош оялары пәйда була. Алар кошларны яшәү урыны буларак сөендерсә, безнең күңелне матурлыклары һәм яз җитү билгесе булулары белән куандыралар. Шул уңайдан без яңа фотоконкурс игълан итәбез. Ул "Иң матур кош оясы" дип аталачак. Фотоларны һәм үзегезнең кайдан булуыгыз...
-
Сарманда эш урыннары ярминкәсе үтәчәк
18 апрельдә 9:00 сәгатьтә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакансияләр ярминкәсе үткәрә. Ярминкәдә эш урыннарын "КамАЗ" акционерлык җәмгыятенең автомобиль заводы, "Сарман", "Нөркәй", "Җәлил" агрофирмалары тәкъдим итә. Безнең адрес: Сарман авылы, Ленин урамы, 26 йорт. Керү - мәдәният йорты ягыннан.
-
Өчөйле Саклауда күпфункцияле үзәккә беренче нигез салынды
Республикабызда төрле объектлар төзелешенә кагылган күптөрле программалар эшли. Саклаубаш авылы җирлегендә дә бу эшләр башкарыла. Саклаубаш урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре бара. Өчөйле Саклау авылында халык күптән көткән купфункцияле үзәк төзелә башлады. Бүгенге көндә аның нигез ташларын салу бара. Нигез салу тантанасыда Өчөйле Саклау авылының дин әһелләре Габделнур Хариев, Марс...
-
Җәлилдә укучы кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге узды
16 апрельдә Җәлил бистәсенең "Батыр" сәламәтләндерү комплексында укучылар Спартакиадасы кысаларында 1996 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге узды. Беренче урынны - икенче санлы Җәлил мәктәбе командасы, икенче урынны Илексаз мәктәбе командасы алды, беренче санлы Җәлил мәктәбе командасы өченче булды.
-
Сарманлылар салым декларацияләрен тапшырырга ашыгалар
Үз милкендә өч елдан да ким булган мөлкәтне (фатир, машина, кыйммәтле кәгазьләр, устав капиталында өлеш) сатудан, күчми торган милекне арендага бирүдән керем алучылар, салым түләнмәгән керем алучылар, лотереядә яки тотализаторда отудан табыш алучылар, гражданлык-хокукый характердагы килешүләр буенча керемгә ия булучылар, бүләккә мөлкәт алучылар, гомуми салым системасын кулланучы шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар,...
-
Петровка Завод авылында әйдәманнар балаларны җәйге каникулларга әзерлиләр
Петровка Завод авылында "Бердәмлек" балалар оешмасының әйдәманнар төркеме башлангыч һәм уртанчы сыйныф укучылары белән кызыклы чаралар үткәрә. Төркемнең девизы: "Бергәләп уйла, оператив эшлә". Чираттагы төркем җыены беренче сыйныф укучылары белән узды. Җәйге каникуллар якынлашып килә. Балаларның күбесе җәйге лагерьларда ял итәчәкләр. Җыенның тематикасы - учак янында башкарыла торган җырлар. Алар...