24 март 2014 яңалыклары
-
Сарманда "Бердәм Россия" партиясе сафлары ишәя
Бүген Петровка Завод авыл җирлегеннән Илира Нотфуллина, Иркә Хәбибелхакова һәм Алия Муллина "Бердәм Россия" сәяси партиясе сафларына кабул ителделәр. Аларга тантаналы рәвештә партия билетлары тапшырылды.
-
Сарман районында томан көтелә
25 март төнлә һәм иртән Татарстанда томан көтелә. Күрү мөмкинлеге 500 метрдан да ким булачак. Шул сәбәпле юлларда сак булу сорала.
-
Янурыста кышны озаттылар
22 мартта Янурыс авылы мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Кыш Бабай һәм Нәүрүз белән бергә балалар урам буенча атта йөрделәр. Урамда кышкы уеннар,коймак белән чәй әзерләнде. Соңыннан карачкы яндырылды. Шулай ук укыгыз: Каташ Каранда халык Нәүрүз бәйрәмендә күңел ачты
-
"Район газетасы укырга гына түгел, кием ясарга да яраклы", – ди Сарманнан Илназ
Район үзәгендә яшәүче дүрт яшьлек Илназ Фазуллин "Сарман" газетасын файда белән куллана: башта укый, аннан соң кием итеп кия.
-
Яз килүен Саклаубашта сыерчык оялары ясап каршыладылар
Узган шимбәдә берничә сыерчык оясы агачларда үз урыннарын алдылар. Аларга мәктәптә ясалганнары да өстәлер әле.
-
"Сарман"ны хәтта әрләннәр яратып укый
Дымок кушаматлы әрлән - Мортыштамак авылыннан. Ул "Сарман" газетасын түземсезлек белән көтә. Бу фотоларда да ул үзенә кирәкле мәгълүматны җентекләп эзли.
-
Сарманның "Асылъяр" ансамбле Бөгелмәдә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Узган атнада район мәдәният йорты каршында эшләп килүче Ильмира Салихова җитәкчелегендәге "Асылъяр" фольклор ансамбле Бөгелмә шәһәренең техниклар мәдәният йорты каршында оештырылган "Ихлас" фольклор коллективының 25 еллык юбилей кичәсендә чыгыш ясады һәм Бөгелмә муниципаль район Советы мәдәният идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Сарманда эшчеләрнең II Спартакиадасы башланды
21 мартта Сарман "Старт" чаңгы үзәгендә район эшчеләренең II Спартакиадасы башланып китте. Ярышлар 12 спорт төре буенча үтәчәк. Ул көнне 14 командадан 48 спортчы чаңгы ярышларында көч сынаштылар. Нәтиҗәләр Ир-атлар (3 километр) Булат Әхмәдуллин (Башкарма комитет) - беренче урын Илсур Ганиев (беренче санлы балалар һәм яшәсмерләр спорт мәктәбе) - икенче...