21 мартта Сарман "Старт" чаңгы үзәгендә район эшчеләренең II Спартакиадасы башланып китте. Ярышлар 12 спорт төре буенча үтәчәк. Ул көнне 14 командадан 48 спортчы чаңгы ярышларында көч сынаштылар. Нәтиҗәләр Ир-атлар (3 километр) Булат Әхмәдуллин (Башкарма комитет) - беренче урын Илсур Ганиев (беренче санлы балалар һәм яшәсмерләр спорт мәктәбе) - икенче...
21 мартта Сарман "Старт" чаңгы үзәгендә район эшчеләренең II Спартакиадасы башланып китте. Ярышлар 12 спорт төре буенча үтәчәк.
Ул көнне 14 командадан 48 спортчы чаңгы ярышларында көч сынаштылар.
Нәтиҗәләр
Ир-атлар (3 километр)
Булат Әхмәдуллин (Башкарма комитет) - беренче урын
Илсур Ганиев (беренче санлы балалар һәм яшәсмерләр спорт мәктәбе) - икенче урын
Данияр Зиһаншин (Күтәмәле мәктәбе) - өченче урын
Хатын-кызлар (2 километр)
Гөлчәчәк Гыйниятуллина (Рангазар авыл җирлеге) - беренче урын
Фирая Тимербаева (Әлмәт авыл җирлеге) - икенче урын
Илүзә Нигъмәтҗанова (Башкарма комитет) - өченче урын
Команда ярышлары
Башкарма комитет - беренче урын
Әлмәт авыл җирлеге - икенче урын
Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе - өченче урын
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз