16 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Күтәмәледә Хәмидуллиннар гаиләсе Көмеш туйларын билгеләп үтте
13 нче гыйнварда Күтәмәле авылында яшәүче Фәнис һәм Римма Хәмидуллиннар Көмеш туйларын билгеләп үттеләр. Авыл җирендә һәркемнең тормыш юлы күз алдында. Бу пар - авылның ихтирамын казанган күркәм гаилә. Төпле фикере булган, тырыш, бер минутында бушка сарыф итәргә күнекмәгән Фәнис, хезмәт юлын юллама белән "Родина" колхозында агроном булып башлап җибәрде....
-
Азалак мәктәбе "Шатлык" бию коллективы "Золотой каблучок" конкурс-фестивалендә дипломга лаек булды
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә өстәмә белем бирү юнәлешендә инде ун ел буена хореография түгәрәге эшли. Аның җитәкчесе - хореограф Гөлчәчәк Шәфыйгуллина. Укучылар һәрбер чарада үзләренең матур биюләре белән чыгышлар ясыйлар, конкурсларда катнашалар. Күптән түгел мәктәпнең "Шатлык" бию коллективы "Золотой каблучок" республика конкурс-фестивалендә читтән торып катнашып, өченче дәрәҗәле дипломга...
-
"Сарман" кинотеатрында Клара Булатова белән очрашу узды
Клара Булатова: "Читтә кала алмамын" Синдә яшьлек язларым, Синдә - башлап язганым. Уйларымны гел тартасың, Ахры, тартып кайтартасың, Читтә кала алмамын, Сарманым!" - дип язган якташыбыз - СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты шагыйрә Клара Булатова. Чыннан да, Клара апабыз туган ягы...
-
Район халкы иң яхшы стоматологны сайлый
Февраль башында Халыкара стоматолог көне билгеләп үтелә. Аларның һөнәре бик кирәкле, чөнки теш авыртуын хәтта дошманыңа да теләмәссең. Сарман районында без әлеге өлкәдә хезмәт куючы ун табибны "таптык" һәм аларның эше буенча сораштыру үткәрергә уйладык. Ул аноним рәвештә булачак.
-
Җәлилдә Святки бәйрәме уңаеннан концерт программасы узды
Искечә Яңа ел бәйрәме алдыннан Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат йортында өлкәннәр өчен концерт программасы узды. Ул Святки бәйрәме уңаеннан кичке шаян уеннар формасында үтте. Гореф-гадәтләргә дан биреп, пенсионерларга кунакка киенгән-ясанган кешеләр, Мәдәният сараеның үзешчән артистлары һәм җырлар белән "Родники" вокаль ансамбле килделәр. Әлеге чара Җәлил бистәсендә беренче тапкыр үткәрелде....