САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күтәмәледә Хәмидуллиннар гаиләсе Көмеш туйларын билгеләп үтте

13 нче гыйнварда Күтәмәле авылында яшәүче Фәнис һәм Римма Хәмидуллиннар Көмеш туйларын билгеләп үттеләр. Авыл җирендә һәркемнең тормыш юлы күз алдында. Бу пар - авылның ихтирамын казанган күркәм гаилә. Төпле фикере булган, тырыш, бер минутында бушка сарыф итәргә күнекмәгән Фәнис, хезмәт юлын юллама белән "Родина" колхозында агроном булып башлап җибәрде....

13 нче гыйнварда Күтәмәле авылында яшәүче Фәнис һәм Римма Хәмидуллиннар Көмеш туйларын билгеләп үттеләр.

Авыл җирендә һәркемнең тормыш юлы күз алдында. Бу пар - авылның ихтирамын казанган күркәм гаилә. Төпле фикере булган, тырыш, бер минутында бушка сарыф итәргә күнекмәгән Фәнис, хезмәт юлын юллама белән "Родина" колхозында агроном булып башлап җибәрде. Күтәмәле авылының уңган, булган, тырыш кызы Римма белән гаилә корды.

Бу гаиләнең 25 еллары бушка үтмәгән. Артка борылып карасаң искә алырлык вакыйлар бихисап. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Реклама

Юбилярларны котларга бик күп туганнары, дуслары килгән иде. Без бу матур парга алдагы көннәрендә дә уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X