10 декабрь 2013 яңалыклары

  • 10 декабрь 2013 - 12:18
    Сарманлыларны кышкы чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өндиләр
    "С­та­тис­ти­ка кыш­кы чор­да ян­гын­нар­ның бер­мә-бер ар­туы ту­рын­да сөй­ли. Шу­ны ис­бат­лар­га те­лә­гән­дәй, ка­лен­дарь кыш­ның бе­рен­че кө­нен­дә үк Ди­ми Тар­лау авы­лын­да ян­гын чык­ты. Сә­бә­бе - утын ми­чен дө­рес фай­да­лан­мау. Ми­че­нә ягып, өен­нән чы­гып кит­кән Н.ның күр­ше­лә­ре уяу бу­лып, ян­гын­чы­лар­га хә­бәр итү­лә­ре һәм алар­ның тиз ара­да ки­леп җи­тү­лә­ре ут­ның ти­рә-як­ка та­ра­лу­ы­на юл куй­ма­ды",...
    430
    0
    0
  • 10 декабрь 2013 - 11:19
    Сарман районында каз өмәләре уза
    Без­нең ха­лык го­мер-го­мер­гә иха­та ту­ты­рып, кош-корт, мал-ту­ар ас­ра­ган. Кыр, бак­ча эш­лә­ре тө­гәл­лә­неп, аш­лы­гы, яшел­чә­се, бә­рәң­ге­се ам­бар-ке­ләт­ләр­гә, баз­лар­га сак­лар­га са­лы­нып бет­кәч, җир­ләр ка­ты­рып, кар ят­кач, авыл­да өмә­ләр баш­лан­ган. Каз-үр­дәк өмә­лә­ре, кыш­лау мал су­гы­мы… Алар­ның һәр­кай­сы үзен­чә­лек­ле итеп, ту­ган-ту­ма­ча­ны, күр­ше-кү­лән­не ча­кы­рып үт­кә­рел­гән. Бо­рын­гы­дан кил­гән ма­тур йо­ла бу­лып, алар бү­ген дә күп авыл­ла­ры­быз­да...
    551
    0
    0
  • 10 декабрь 2013 - 10:06
    Азалакта Әфган сугышы ветераны белән очрашу узды
    9 декабрьдә Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Лиюзә Мөбәрәкшина "Әфганстан - йөрәк ярам" дип исемләнгән кичә үткәрде. Исән кайткан "әфганчылар" арабызда яши. Алар завод- фабрикаларда эшли, гаилә кора, балалар үстерә. Ләкин аларның берсе дә сугышта алган орден-медальләрен тагып урам буйлап йөрми. Төннәрен алар кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның...
    504
    0
    0
  • 10 декабрь 2013 - 09:12
    Сарманда узган ункөнлектә балалар күбрәк туган
    2013 елның 11 аенда районда 380 бала туган. Шуларның 155 е - гаиләдә беренче бала, 135 е - икенче бала, 63 е - өченче бала, 27 се - дүртенче һәм күбрәк бала. Соңгы ункөнлектә районда 16 бала дөньяга аваз салган. Бу калган ункөнлекләр белән чагыштырганда күбрәк.
    433
    0
    0
  • 10 декабрь 2013 - 08:53
    Иске Минзәләбаш мәктәбенә мемориаль такта ачу тантанасын "ТНВ" каналларыннан күрсәтәчәкләр
    Адлер Тимергалин исемендәге мемориаль такта ачу тантанасын телевизордан карап булачак. 10 декабрьдә "ТНВ-Планета" каналында 20:10 сәгатьтә "Татарлар" программасын карарга онытмагыз. Аңа җитешмәсәгез, кайгырмагыз: 20 минутка соңрак "ТНВ-Татарстан" каналында шундый ук исемдә программа булачак. Шулай ук укыгыз: Иске Минзәләбаш мәктәбенә Адлер Тимергалин исемендәге мемориаль такта ачу тантанасы узды
    479
    0
    0
  • 10 декабрь 2013 - 06:46
    Сарманлылар үз хокукларын беләләрме?
    10 декабрь - Кеше хокуклары көне. Шул уңайдан без Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Сарман районында җәмәгать ярдәмчесе Гөлназ Шәяхмәтовадан котлау алдык. Анда түбәндәге юллар бар: "Һәр дәүләтнең, бөтен кешелекнең киләчәге тигез хокуклылык һәм гаделлек принципларының үтәлешенә бәйле. 1948 елның 10 декабрендә Кеше хокуклары декларациясе нәкъ шуны күздә...
    576
    0
    0
  • 10 декабрь 2013 - 05:04
    Сарман район Советында гражданнарны кабул итү көне узачак
    12 декабрьдә 12:00-20:00 сәгатьтә Сарман район Советында гражданнар кабул итү көне узачак. Ул Конституция көне уңаеннан каралган. Анда нинди мәсьәләләр хәл ителәчәген Сарман муниципаль районы порталыннан карый аласыз. Шулай ук укыгыз: Сарманда кулланучылар хокукларын яклауга кагылган сораулар буенча гражданнар кабул итү узачак
    590
    0
    0
  • 10 декабрь 2013 - 04:11
    Сарманлылар Кыш Бабайга хат яза ала
    Кыш Бабайга хатны һәрбер кеше яза ала. Яшерен хыяллары булган кешеләргә, хатта "Письмо Деду Морозу" дип күрсәтеп, почта бүлегенә барырга кирәк. Тылсымлы адрес (русча язарга кирәк): 162390, Вологодская область, г. Великий Устюг, в резиденцию Деда Мороза. Кем белә, бәлки нәкъ менә сезнең хыялларыгыз чынга ашыр?
    812
    0
    0
Реклама